Translation Forum Russia тат

Translation Forum Russia тат 24.08.2020
 Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов 21 – 22 августта Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында узган «Translation Forum Russia» XI Халыкара тәрҗемәчелек конференциясендә катнашты.  
   Чара онлайн-форматта тәрҗемәчелек индустриясен үстерүче һәм бу юнәлештә белем бирүче чит ил һәм Россия оешмалары вәкилләре катнашында узды. Конференция программасына, спикерларның чыгышларыннан тыш, дискуссияләр, воркшоплар, мастер-класслар да кертелгән иде.  
  «Рус һәм татар әдәбиятының коммуникацияләр системасында тәрҗемә: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» дип аталган чыгышында Марсель Ибраһимов рус-татар тәрҗемә коммуникацияләре тарихына күзәтү ясады, татар әдәбиятын рус теленә әдәби тәрҗемә итүнең аерым үзенчәлекләренә тукталды. 
  Конференциядә катнашучыларның игътибарын ул шулай ук ТӘһСИдә гамәлгә ашырыла торган лингвография һәм әдәбият белеме өлкәсендәге фәнни проектларга да юнәлтте, әлеге проектларның максаты рус телле укучыларга татар теле һәм әдәбияты турындагы белемнәрен киңәйтүгә ярдәм итү булуын ассызыклады.

Возврат к списку