Яңалыклар
2025 елның 20-21 ноябрендә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «10 нчы гимназия»сендә һәм Яшел Үзән шәһәренең «5 нче гимназия»сендә туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары өчен «Бердәм белем бирү киңлеген формалаштыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны яңа буын УМКларыннан укыту» проблемасы буенча авторлык семинарлары узды....
2025 елның 13-14 ноябрендә Казанда «Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында «Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлек: хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәмендә үткәрелде....
2025 елның 11 сентябрендә ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтында «Россия империясенең иррегуляр формированиеләре составындагы татарлар» дип аталган Бөтенроссия фәнни конференциясе узды. Конференция Ватанны саклаучылар елы һәм «Татарлар Ватанга хезмәттә» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
26–29 августта «Күптөрлелектә бердәмлек» фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан татар йортының үзенчәлекле төбәк, милли һәм локаль үзенчәлекләрен чагылдырган архитектура проектлары күргәзмәсе оештырылды.
