Яңалыклар

Т.Миңнуллин исемендәге I Регионара фәнни-гамәли конференция
25.03.2024
      22 март көнне Ф.Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Т.Миңнуллин исемендәге I Төбәкара фәнни-гамәли конференция булды. Әлеге чарада ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М.Закирҗанов катнашты һәм чыгыш ясады.
«Шәҗәрәм» конкурсы
22.03.2024
      21 март көнне текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зәйниева Гөлнара Нургали кызы Казан кооператив институтының Дәрдмәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Россиядә Гаилә елы уңаеннан V нче Республика күләмендә оештырылган «Шәҗәрәм» конкурсында жюри әгъзасы буларак катнашты.
«Яңа көн» килә
20.03.2024
       ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ләйлә Дәүләтшина бүген Татарстан радиосының «Яңа көн» тапшыруында катнашты.
Халык сәнгате һәм һөнәри сәнгать
20.03.2024
      ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова халык сәнгате һәм һөнәри сәнгатьтә үзара хезмәттәшлек проблемаларына багышланган фәнни-гамәли конференция («Народная художественная культура и профессиональное искусство: проблемы взаимодействия в контексте...
Телләрне өйрәнүдә югары технологияләр
15.03.2024
      13 март көнне ОРТ (Татарстан) телеканалында ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Хисамов катнашында узган тапшыруда ТӘҺСИ галимнәренең тел белеме өлкәсендәге эшчәнлеге турында сүз барды.
Бүген Галимҗан Ибраһимовның (1887–1938) тууына 137 ел
12.03.2024
      Бүген, 12 март көнне, татар әдәбияты классигы, гуманитар фәннәрнең төп юнәлешләре – тел, әдәбият һәм тарих фәннәре үсешенә үзеннән зур өлеш керткән галим, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимовның (1887–1938) тууына 137 ел тулды.
Казан укучылары ТӘһСИнең яңа проектлары белән танышты
07.03.2024
      Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Азат Ахунов Казан шәһәре Вахитов районы 12 нче урта белем бирү мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән очрашты. Чара әлеге мәктәптә 2024 елның 6 мартында Россия Фәннәр академиясенең 300 еллыгына багышлап оештырылды.
Сәнгать белеме үзәгенең яңа басмалары
05.03.2024
        Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре катнашындагы узган чираттагы матбугат конференциясендә Сәнгать белеме үзәгенең яңа басмалары тәкъдим ителде.
Һ.Такташ исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе
05.03.2024
     Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ләйсән Рәдиф кызы Надыршина Һ.Такташ исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе эшендә жюри әгъзасы буларак катнашты.
«Аулак өй – көрәш» проектының йомгаклау этабы
04.03.2024
      ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина жюри әгъзасы буларак 2024 елның 28-29 февралендә Арча муниципаль районы Кырлай авылында үткән «Аулак өй – көрәш» республика проектының Бөтенроссия йомгаклау турында катнашты....
Туган тел һәм әдәбият укытуның теориясе һәм практикасы
01.03.2024
       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәнияте кафедрасы оештырган «Туган (татар) тел һәм әдәбият укытуның теориясе һәм практикасы» түгәрәк өстәлендә катнашты.
Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү
29.02.2024
     28 февраль көнне ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре - филология фәннәре докторы, ТР ФА академигы Д.Ф.Заһидуллина һәм филология фәннәре докторы Ә.М.Закирҗанов Татар китабы йортында (Шәриф Камалның мемориаль фатиры) узган «Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү»...

Pages: Prev. 1 2 3 4 5 ... 51 Next