Виктор Анютинның «Исәнме, тамашачы!» күргәзмәсе
16.09.2025
2025 елның 12 сентябрендә Татарстанның сынлы сәнгать музее «Хәзинә» сәнгать галереясендә рәссам Виктор Анютинның юбилее уңаеннан шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ачылышында ТӘһСИнең фәнни хезмәткәрләре – сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова һәм сәнгать белеме кандидаты Ольга Улемнова чыгыш ясады. 13 сентябрьдә Р. Солтанова күргәзмәдә рәссам белән аның картиналары турында әңгәмә корды.
Виктор Анютин – республикада рәссам-урбанист буларак билгеле. Яр Чаллы шәһәрендә яшәгәндә, ул каланың заман проблемаларын сизеп яши. Аның иҗатының төп темасы – кешенең табигатьтән, җирдән читләшүе, табигать белән рухи бәйләнешкә ихтыяҗы һ.б.
