Яңалыклар

Башкортстан татарларының милли-мәдәни мирасына багышланган китаплар турында
20.05.2021
    «Татар-информ» агентлыгының 18 майда узган чираттагы матбугат конференциясе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында нәшер ителгән Башкортстан татарларының милли-мәдәни мирасына багышланган китапларга караган иде.
XXXVIII Халыкара «XXI гасырда җәмгыять, тел һәм мәдәният» фәнни конференциясе
14.05.2021
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре «Манас» Кыргыз-Төрек университетының 25 еллык юбилеена багышланган XXXVIII Халыкара «XXI гасырда җәмгыять, тел һәм мәдәният» фәнни конференциясендә катнашты. Форум 29-30 апрель көннәрендә Чит телләр институты (Санкт-Петербург, Россия)...
Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган республика Интернет-бәйгесе
30.04.2021
     2021 елның февраль-апрель айларында ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТР Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган республика Интернет-бәйгесен үткәрде.
Бурят Республикасы делегациясе ТӘҺСИдә
30.04.2021
     Апрельнең соңгы көннәрендә ике регион арасындагы сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанга Бурят Республикасы делегациясе килде. Аның составындагы мәгариф системасы хезмәткәрләре 29 апрельдә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында оештырылган очрашуда...
Габдулла Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә
29.04.2021
    23 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә «Габдулла Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дигән темага ачык дискуссия уздырды. Ул шагыйрьнең тууына 135 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай ХХ–ХХI гасырлар мәдәни хәятында» халыкара...
Мәгариф оешмаларында очрашулар
29.04.2021
    Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган ункөнлек кысаларында республиканың мәгариф оешмаларында Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият галимнәре белән очрашулар узды.
    16 апрельдә әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Ганиева Арча...
«Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе
28.04.2021
    Бу көннәрдә төрки дөнья бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей датасы кысаларында 23 апрель көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр...
"Фәнни Татарстан" журналының беренче саны чыкты
26.04.2021

«2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында 2014 елдан башлап нәшер ителүче «Фәнни Татарстан» журналының 2021 елдагы беренче саны дөнья күрде.

Журнал З.Н. Кириллованың «Татар милли әдәби теле формалашу чорында...

Чүпрәле районына сәфәр
22.04.2021
    16–17 апрельдә филология фәннәре кандидаты, күренекле шагыйрь һәм популяр җырлар авторы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина Чүпрәле районы мәктәпләрендә укучылар-укытучылар белән очрашуларда булып кайтты. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысларында ...
«Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында»
20.04.2021

2021 елның 23 апрелендә татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора....

    «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» ачык дискуссиясе 2019 елның 23 апрелендә, 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дигән темага ачык дискуссия үткәреләчәк. Чара шагыйрьнең тууына 135 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай ХХ–ХХI гасырлар мәдәни хәятында» халыкара ...
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы
15.04.2021
   9 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы узды.
   Чараны ачып, Комиссия җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов иң элек сүзне Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләховка бирде. Хәзерге...

Pages: Prev. 1 ... 37 38 39 40 41 ... 54 Next