Яңалыклар

Бүген Галимҗан Ибраһимовның (1887–1938) тууына 137 ел
12.03.2024
      Бүген, 12 март көнне, татар әдәбияты классигы, гуманитар фәннәрнең төп юнәлешләре – тел, әдәбият һәм тарих фәннәре үсешенә үзеннән зур өлеш керткән галим, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимовның (1887–1938) тууына 137 ел тулды.
Казан укучылары ТӘһСИнең яңа проектлары белән танышты
07.03.2024
      Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Азат Ахунов Казан шәһәре Вахитов районы 12 нче урта белем бирү мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән очрашты. Чара әлеге мәктәптә 2024 елның 6 мартында Россия Фәннәр академиясенең 300 еллыгына багышлап оештырылды.
Сәнгать белеме үзәгенең яңа басмалары
05.03.2024
        Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре катнашындагы узган чираттагы матбугат конференциясендә Сәнгать белеме үзәгенең яңа басмалары тәкъдим ителде.
Һ.Такташ исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе
05.03.2024
     Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ләйсән Рәдиф кызы Надыршина Һ.Такташ исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе эшендә жюри әгъзасы буларак катнашты.
«Аулак өй – көрәш» проектының йомгаклау этабы
04.03.2024
      ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина жюри әгъзасы буларак 2024 елның 28-29 февралендә Арча муниципаль районы Кырлай авылында үткән «Аулак өй – көрәш» республика проектының Бөтенроссия йомгаклау турында катнашты....
Туган тел һәм әдәбият укытуның теориясе һәм практикасы
01.03.2024
       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәнияте кафедрасы оештырган «Туган (татар) тел һәм әдәбият укытуның теориясе һәм практикасы» түгәрәк өстәлендә катнашты.
Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү
29.02.2024
     28 февраль көнне ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре - филология фәннәре докторы, ТР ФА академигы Д.Ф.Заһидуллина һәм филология фәннәре докторы Ә.М.Закирҗанов Татар китабы йортында (Шәриф Камалның мемориаль фатиры) узган «Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү»...
«Татар халык иҗаты» академик басмасы томнарын тәкъдим итү чарасы
28.02.2024
      Бүген «Татар-информ» матбугат агентлыгында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әзерләнгән 25 томлы «Татар халык иҗаты» академик басмасы томнарын тәкъдим итү чарасы узды.
Шәриф Камалның 140 еллыгы  уңаеннан
28.02.2024
      ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин һәм әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов 27 февраль көнне язучы Шәриф Камалга куелган истәлек тактасына чәчәкләр салу чарасында катнашты.
Әдәбият көннәре уңаеннан очрашу
28.02.2024
      26 февральдә ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Хәбибуллина Лениза Газинур кызы (Лениза Вәлиева) Чаллы шәһәренең 38 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Әдәбият көннәре уңаеннан оештырылган язучылар белән очрашу чарасында катнашты.
Хәзерге һәм киләчәк журналистикасы
28.02.2024
      ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре журналистика мәсьәләләренә багышланган «Хәзерге һәм киләчәк журналистикасы: Россия һәм Монголия» I Халыкара форумы эшендә онлайн режимда катнаштылар.
«Минем җанда Галәм яши!»
27.02.2024
      Ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хәбибуллина Лениза Газинур кызы 26 февраль көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының зур залында узган «Минем җанда Галәм яши!» дип исемләнгән иҗат кичәсендә катнашты.

Pages: Prev. 1 2 3 4 5 ... 51 Next