Яңалыклар

Аспирантлар белән очрашу
16.02.2024
      14 февраль көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе җитәкчелеге 1-4 курс аспирантлары белән очрашты.
«Туган яҡтан илһам алып»
16.02.2024
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М. Закирҗанов 14 февраль көнне Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия тапшыру уңаеннан Мамадыш районында оештырылган «Туган яктан илһам алып» дип аталган әдәби чараларда катнашты.
Ихлас күңелдән котлыйбыз!
09.02.2024
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Миңнуллин Ким Мөгаллим улы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде.
8 февраль – Фән көне
08.02.2024
      Филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мәдәният ресурс үзәге «Tatfolk»ның «Милли кунакханә» тапшыруында катнашты.
Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә  2023 ел өчен ТР Дәүләт премияләре тапшырылды
02.02.2024
      Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан премияләрне, дипломнарны һәм ТР Дәүләт премиясе тамгаларын алган лауреатлар арасында Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре дә бар.
«Ризаэддин Фәхреддин һәм хәзерге заман»
02.02.2024
     Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы А.М. Закирҗанов бөек педагог, галим, җәмәгать эшлеклесе Р. Фәхреддиннең тууына 165 ел тулуга багышланган «Ризаэддин Фәхреддин һәм хәзерге заман» I Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашты һәм доклад...
«ХХ йөз башы татар Яңарышы һәм Г. Камал»
01.02.2024
       2024 елның 31 гыйнварында ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында танылган драматург, журналист, татар театрын оештыручыларның берсе Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды.
Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл
29.01.2024
       2024 елның 31 гыйнварында Казан шәһәрендә танылган драматург, журналист, татар театрын оештыручыларның берсе Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулуга багышланган «ХХ йөз башы татар Яңарышы һәм Г. Камал» темасына түгәрәк өстәл утырышы уздырыла.
Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары белән очрашу
29.01.2024
      26 гыйнварда Азнакай туган якны өйрәнү музеенда ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Л.М. Шкляева һәм Казан рәссамнары Бердниковлар шәһәрнең сәнгать мәктәбе укучылары белән очрашуда катнашты.
«XXI гасырда  әдәбият  белеме  һәм эстетика»  фәнни-гамәли конференциясе
26.01.2024
      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко 23-25 гыйнварда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган «XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика» XXI бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә доклад белән чыгыш ясады.
XXI гасырда  когнитив лингвистика һәм лингвокультурология үсеше тенденцияләре
16.01.2024
       ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре 2024 елның 10-14 гыйнварында Витебск шәһәрендә (Белоруссия) узган «XXI гасырда когнитив лингвистика һәм лингвокультурология үсеше тенденцияләре» дип аталган ХХХIV Халыкара кышкы фәнни мәктәп эшендә катнашты.
"Фәнни Татарстан" журналының 2023 елгы дүртенче саны
11.01.2024
      «Фәнни Татарстан» журналының 2023 елгы дүртенче саны белән танышырга чакырабыз. Ул, гадәттәгечә, ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тел белеме галимнәре материаллары белән башланып китә.

Pages: Prev. 1 ... 3 4 5 6 7 ... 51 Next