Коновалов Александр Иванович

Коновалов Александр Иванович

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Коновалов Александр Иванович

1934-2021

Химик-органик, химия фәннәре докторы (1974), РФА (1992; 1990 елдан мөхбир әгъза), ТР ФАнең хакыйкый әгъзасы (1991).

Хезмәтләре органик, физик органик, супрамолекуляр химиягә карый. Дильс-Альдер реакциясе механизмын өйрәнә, циклкушылу реакцияләрендә аддентларның реакциягә керү мөмкинлеген билгеләүче факторларны һәм аның үзгәрешен (аддентларның донор-акцептор, термохимик, стереохимик характеристикаларын файдалану нигезендә) микъдар ягыннан күрсәтә. Диен синтезы реакциясенең «нейтраль» тибын ача, бу донор-акцептор билгеләр буенча әлеге реакцияләр классификациясен төгәлли. Сусыз эреткечләрдә сольватлашу термодинамикасын өйрәнгәне, шул исәптән сольватлашу процессларының микъдар ягыннан закончалыкларын билгеләгәне өчен СССРның Дәүләт бүләгенә лаек була (1987). Сусыз эреткечләрдә органик кушылмаларның ачылыгын өйрәнүгә өлеш кертә. А.И. Коновалов җитәкчелегендә сольватлашу сәләте төрле булган тирәлекләрендә сольватлы бүленгән ионлы парларның универсаль (гомуми) моделе һәм органик кушылмалар ачылыгын билгеләүнең криптат ысулы эшләнә, төрле полярлыктагы эреткечләрдә ачылыкның универсаль ионлы-парлы шкаласы булдырыла. Азык компонентларын (пектиннар, аксымнар һ.б.) аерып алу максаты белән яңартыла торган үсемлек чималын (амарант, люпин) технологик эшкәртүнең фәнни нигезләре эшләнә. Супрамолекуляр химия өлкәсендә макроциклик рецепторлар (каликсареннар нигезендә) булдыру һәм аларны, биологик яктан әһәмиятле кушылмалар һәм радионуклидларны да кертеп, органик, неорганик субстратлар буларак селектив тоташтыру, экстракцияләү һәм транспортлау өчен куллану буенча тикшерүләр үткәрелә. Супрамолекуляр системалар катнашында молекуляр тану, мембраналы күчерү, ионлы каналлар булдыру, экстракция процесслары буенча нәтиҗәләр алына. Азотлы гетероциклларның фосфорорганик кушылмалары нигезендә үсемлекләр үсешенә тәэсир итүче эффектив «Мелафен» (Бөтенроссия күргәзмә үзә¬генең көмеш медале) булдырыла.

Уйлап табуга 30 авторлык таныклыгы һәм патенты бар. Физик органик һәм супрамолекуляр химия өлкәсендәге тикшеренүләре өчен А.И. Коновалов РФАнең Д.И.Менделеев исем. алтын медаленә лаек була. Супрамолекуляр химия буенча Россиядә беренче халыкара конференцияне оештыручы (Казан, 2000,2002), Казан уневерситеты каршындагы «XXI гасыр материаллары һәм технологияләре» («Материалы и технологии XXI века») фәнни-мәгариф үзәген оештыручы һәм җитәкчесе. 1980—90 елларда ТАССР ЮС, 1989-92 дә СССР халык депутаты. ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2008). Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, 3 нче һәм 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.