Дәүләт Надир

Дәүләт Надир

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы

Надир Дәүләт


1944 елда туган. Тарих фәннәре докторы, профессор (Төркия). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы. Надир Дәүләт – Татарстанда һәм читтә, аерым алганда, Төркиядә һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче татарларның һәм төрки халыкларның тарихы, мәдәнияте өлкәсендә зур галим.

Маньчжуриядә Мукден шәһәрендә туган. Белеме: бакалавриат (1967–1971) –Истанбул университеты, магистратура (1972-1974) – Максимилиан университеты, Германия, докторантура (1976-1982) – Истанбул университеты, гомуми төрки тарих кафедрасы. Мармара университетында (1984-2001) укытучы, Мармара университеты каршындагы Төрки эзләнүләр үзәгенең директор урынбасары (1986-1997), Мармара университеты каршындагы Төрки эзләнүләр үзәгенең директоры (1997-2001), Хәрби академиядә укытучы (1997-2005), Истанбулның Йедитәпә университетында тарих кафедрасы мөдире (2001-2007) булып эшли.

Истанбулның Мармара университеты профессоры (1992 елдан). Фәнни белгечлеге – Үзәк Азия һәм төрки дөнья тарихы, халыкара мөнәсәбәтләр. Фәнни эшенең темасы: «Россиядәге төрки халыкларның 1905–1917 еллардагы милли көрәше тарихы». Профессор Надир Дәүләт тарафыннан татарлар арасында 1917–1919 елларда барган иҗтимагый-сәяси процесслар турында хезмәтләр, фәнни-гамәли экспедиция очерклары, төрек, татар, рус, азәрбайҗан һәм инглиз телләрендә 20ләп монография языла. Алар арасында: «Liderliğin Efendisi Cengiz Han» (2007), «Studies in the politics history and culture of Turkic peoples» (Истанбул, 2005), «Rusya türklerinin milli mucadele tarihi» (Ankara, 1998) һ.б. «Россия төрки халыкларының милли көрәше тарихы (1905–1917)» (1998), «Ерак Көнчыгыш татар-башкотларына ни булды?» (2005) монографияләре Казанда татар телендә дөнья күрә.

Күп кенә берләшмә һәм фәнни оешмаларның әгъзасы булып тора: Төрки мәдәниятләрне өйрәнү институты (1993), Төрек тарих җәмгыяте (1995-2001), ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ шәрәфле әгъзасы (1993), Интеллектуаль һәм фәнни милек объектлары хуҗаларының ассоциациясе (1986) әгъзасы. Күп кенә басмаларның редколлегия әгъзасы булып тора: «Татарика» (Казан, 1998 елдан), «Turkistan Newsletter» (Интернет, 1998-2000), «Tarih ve medeniyet» (Истанбул, 1994-1999), «Сentral Asian Survey» (Лондон, 1988 елдан), «Kazan» (Төркия, 1970-1973 – баш мөхәррир, 1973-1980 –редколлегия әгъзасы).

Тел.: Төркия, 8(10-90-216) 455-85-20

E-mail: ndevlet@gmail.com