Аблаев Фәрит Мансур улы

Аблаев Фәрит Мансур улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Фәрит Мансур улы Аблаев


1953 елның 10 апрелендә туган. Физика-математика фәннәре докторы (1995), профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (2004), Казан дәүләт университетның теоретик кибернетика кафедрасы мөдире (1998). КДУның Н.Г.Чеботарёв исем. математика һәм механика фәнни тикшеренү институтының информатика бүлеге мөдире (1995). ТР ФА – КДУ карамагындагы “Квант информатикасы” тикшеренү үзәге директоры (2006). ТР ФАнең Информатика проблемалары институты директоры.

Казан дәүләт университетның механика-математика факультетын тәмамлаган. 1983 елда кандидатлык, 1995 елда – докторлык диссертациясен яклый. Казан дәүләт университетының теоретик кибернетика кафедрасы ассистенты, доценты, профессоры булып эшли.

Гыйльми кызыксыну өлкәсе: дискрет математика, математик кибернетика, исәпләү катлаулылыгы, квант информатикасы.

Ф.М. Аблаев – исәпләү катлаулылыгы теориясенә, исәпләүнең классик һәм квантлы модельләре теориясенә караган фәнни хезмәтләр авторы. Ул профессор Карпински (Бонн университеты) белән берлектә 1995 елда, карар кабул итүнең (OBDD) тәртипкә салынган ихтималлылык диаграммалары нигезендә, исәпләүнең катлаулылыгында детерминацияләнгән OBDD белән чагыштырганда, беренче сизелерлек (экспоненциаль) экономия фактын терки.

Ф.М. Аблаев 80нче елларда квант физикасы белән математик кибернетика чикләрендә барлыкка килгән яңа тикшеренү юнәлеше – квантлы исәпләүләр теориясе буенча фәнни төркемнең нигез салучысы һәм җитәкчесе булып тора. Тикшеренү төркеме киң таныла һәм Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы тикшеренү үзәкләрендәге коллегалары белән даими фәнни бәйләнештә тора. Казан тикшеренүчеләренең квант исәпләүләре теориясе төркемендә 2001 елда (Бонн университетының катлаулылык теориясе тикшеренү төркеме белән берлектә) тармакланучан программаның квант моделе билгеләнә һәм аның исәпләү мөмкинлекләрен өйрәнү башлана. Ихтималлылыкка нигезләнгән классик программаларга караганда, бер мәртәбә укый торган тармакланучан программаларның сизелерлек катлаулылык экономиясе мөмкинлеге исбатлана. Америкалы коллегалары профессорлар Кристофер Мур һәм Кристофер Поллет белән берлектә, Ф.М.Аблаев 2002 елда бер кубитта алып барылган, вакыт ягыннан полиномиаль квантлы исәпләүләрнең бик көчле булуын исбатлый: әлеге модельләр үтәгән функцияләрнең классы билгеле NC1 классына тәңгәл килә.

Ф.М. Аблаев берничә әйдәп баручы тикшеренү үзәгендә фәнни эзләнүләр алып бара: АКШ ның Рочестер университетында (1992). 1994-1999 елларда Бонн университетында Фольксваген программасы кысаларында катлаулылык теориясе буенча халыкара төркем составында эшли. 2002 һәм 2003, 2006-2007 елларда Макс Планк математика институтында (Бонн) (Max-Plank Institute for Mathematics) тикшеренү эшләре алып бара. Перспектив тикшеренүләр институтында (Принстон) (2003, сентябрь, октябрь), Федераль технологик институтта (Цюрих) (2006, июль, август) тикшеренүләр алып бара.

Фәнни эзләнүләренең нәтиҗәләре белән Ф.М. Аблаев Россия, Италия, Швеция, Германия, Швейцария, Испания, Польша, Латвия һ.б. бик күп илләрдә үткәрелгән бөтенсоюз, бөтенроссия һәм халыкара күпсанлы конференцияләрдә катнаша.

Ф.М. Аблаев илледән артык фәнни хезмәт бастырып чыгара. Аның фәнни җитәкчелегендә ике кандидатлык диссертациясе әзерләнә һәм яклана. Хәзерге вакытта галимнең эше исәпләүнең классик һәм квант модельләренең чагыштырма мөмкинлекләрен тикшерү өлкәсендә алып барыла. Фәнни оештыру эшчәнлеге ТР ФА – КДУ карамагындагы “Квант информатикасы” тикшеренү үзәген үстерүгә һәм Казан дәүләт университетның исәпләү математикасы һәм кибернетикасы факультетында уку-укыту процессында заманча информацион технологияләрне куллануны кертүгә юнәлдерелгән.

Тел.: (843) 292-75-24, 292-74-44

E-mail: Ablayev@ksu.ru