Галкин Владимир Иванович

Галкин Владимир Иванович

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы

Владимир Иванович Галкин

(1954-2020)

ТР ФА мөхбир-әгъзасы (2004), химия фәннәре докторы, профессор. Казан дәүләт университетының А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты директоры, ТРның атказанган фән эшлеклесе. ТР ФАнең Химия һәм химик технология бүлеге академик-секретаре.

КДУның химия факультетын кызыл диплом белән тәмамлый. 1979 елда вакытыннан алда аспирантура тәмамлый, кандидатлык диссертациясе яклый. 1991 елда докторлык диссертациясе яклый, КДУның Элементоорганик кушылмалар фәнни-тикшеренү лабораториясендә (НИЛ ЭОС) кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, югары молекуляр һәм элементоорганик кушылмалар кафедрасы профессоры, КДУның химия факультеты деканы булып эшли.

Органик һәм элементоорганик химия, реакцион мөмкинлек һәм реакция механизмнары өлкәсендә билгеле белгеч булып тора. Россия һәм халыкара басмаларда 350дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 19 күзәтү характерындагы хезмәт, 7 авторлык таныклыгы, 8 укыту кулланмасы бастырган. Аларның 250гә якыны докторлык диссертациясе яклаганнан соң басылган.

В.И. Галкин тарафыннан органик һәм элементоорганик химия, алыштыргычларның электрон һәм пространство эффектларын модельләштерү, элементоорганик кушылмаларның реакцион мөмкинлекләре, мөһим органик һәм фосфороорганик реакцияләрнең механизмнарын өйрәнү өлкәсендә зур тикшеренүләр циклы эшләнгән. Ул теоретик органик химиядә беренче тапкыр алыштыргычларның стерик һәм индуктив эффектлары модельләрен эшли; заманча дару препаратлары, авыл хуҗалыгы үсемлекләрен саклау һәм үстерү чаралары, шулай ук башка практик әһәмиятле матдәләр ясауның нигезендә ята торган мөһим фосфороорганик реакцияләрнең (Арбузов, Пудовик, Абрамов, Кабачник-Филдс, Вильямсон реакциясе һ.б.) механизмнарын өйрәнә; кулланма химия өлкәсендә кинофотоматериалларның иң киң таралган дубительләренең эшләү механизмнарын билгели, шул нигездә яңа эффектив дубительләр тәкъдим итә.

В.И. Галкин төзегән фәнни мәктәп безнең илдә һәм чит илләрдә яхшы билгеле. Аның җитәкчелегендә 17 кандидатлык һәм 1 докторлык диссертациясе якланган. 20дән артык фәнни грантның җитәкчесе яки җаваплы башкаручысы (шул исәптән ISF, РФФИ, Санкт-Петербург фундаменталь табигать фәннәре конкурс үзәге, “Россия университетлары”, “Юка органик синтез”, “Гомуми һәм техник химия” фәнни-техник программалары, ТР Фәннәр академиясе грантлары һ.б. грантлар). 2000 елдан КДУның “XXI гасыр материаллары һәм технологияләре” фәнни-мәгариф үзәгенең координаторы («Фундаменталь тикшеренүләр һәм югары белем» уртак Россия-Америка программасының REC-007 гранты) булып тора.

В.И. Галкин – Органик һәм элементоорганик химия буенча Россия ФАнең фәнни советы әгъзасы, Д.И. Менделеев исемендәге Россия химия җәмгыяте идарәсе әгъзасы, Казан университеты Гыйльми советы әгъзасы, КДУның А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты Гыйльми советы рәисе, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау буенча диссертацион Советның рәис урынбасары, ИОФХ диссертацион советы әгъзасы, Россия университетларының укыту-методик берләшмәсенең химия буенча Президиум Советы әгъзасы.

В.И. Галкин академик А.Е. Арбузовның ике истәлекле медале белән бүләкләнгән.