Мингалиев Газиз Фуат улы

Мингалиев Газиз Фуат улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Газиз Фуат улы Мингалиев


1961 елда туган. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, икътисад фәннәре докторы, профессор. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының «Икътисад һәм предприятиедә идарә итү» кафедрасы мөдире.

Үзенең хезмәт юлын 7 нче номерлы заводның 44 цехында токарь-револьверщик буларак башлап җибәрә. 1984 елда «Аэродинамика һәм термодинамика» белгечлеге буенча КАИны кызыл дипломга тәмамлый, аңа «инженер-физик» квалификациясе бирелә. 1991 елда 05.07.05 – Очу аппаратларының җылылык ярдәмендә эшли торган двигательләре белгечлеге буенча (махсус темага) кандидатлык диссертациясен вакытыннан алда яклап, аспирантураны тәмамлый.

2000 елда 08.00.05 – Икътисад һәм халык хуҗалыгы белән идарә итү белгечлеге буенча «Энергия саклауның халык хуҗалыгына нисбәтле файдалы булуы» темасына докторлык диссертациясен яклый. Байлыкларны куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга нигезләнгән фәнни юнәлешле формалаштыра һәм җитәкли. Әлеге юнәлеш Казан шәһәренең энергия һәм ресурсларны саклау Концепция һәм Программасын формалаштыру һәм гамәлгә ашыру вакытында тикшереп раслаган. 11 фәннәр кандидаты хәзерләп чыгара. Корпоратив институт – Проектлы менеджмент мәктәбе, проектлы ярым профессиональ хәзерлекне гамәлгә кертү VII Мәскәү Халыкара инвестицияләр һәм иннновацияләр салонында алтын медалгә лаек дип табылган ТР оешмаларында югары һәм урта звено җитәкчеләр хәзерләү һәм белемнәрен күтәрү «Инновацион менеджмент» Программасының фәнни җитәкчесе.

70тән артык фәнни хезмәт һәм укыту-методик кулланма авторы. Шулар арасында «Төбәктә энергия саклау процессының икътисади метод һәм идарә итү модельләре» («Экономические методы и модели управления процессом энергосбережения в регионе»), «Энергия саклауның потенциалы белән идарә итү» («Управление потенциалом энергосбережения»), «Предприятие һәм халык хуҗалыгында ресурслар саклауны икътисади дәлилләү» («Экономическое обоснование ресурсосбережения на предприятии и в народном хозяйстве») дигән монографиялар, җитештерү менеджменты өлкәсендә укыту-методик берләшмә тарафыннан рөхсәт ителгән «Ресурслар саклауның файдалылыгы» («Эффективность ресурсосбережения») һәм «Предприятие икътисады» («Экономика предприятия») кебек укыту кулланмалары авторы булып тора. Ул СССРның 5 авторлык таныклыгына һәм РФнең 1 патентына ия.

Deutscher Akademischer Austauschdienst (1995) докторлык стипендиясе лауреаты, ТР Хакимиятенең грант иясе (2007). Hult International Business School, Suffolk University (АКШ), Techniche Universitat Hamburg-Harburg (Германия) кебек уку йортларында стажировка үтә. 2014 елда ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты була.

2006 елда Г.Ф. Мингалиевка «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Тел.: (843) 231-01-11, 238-59-20

Факс: (843) 231-01-53

Е-mail: epop@epop.kstu-kai.ru