Марченко Герман Николаевич

Марченко Герман Николаевич

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Герман Николаевич Марченко


1939 елда туган. Химик-технолог. Техник фәннәр докторы (1974), профессор, Россия Федерациясе Технологик фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1992). Россия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе. «В.И. Ленин исемендәге Казан дәүләт фәнни-җитештерү предприятиесе»нең генераль директоры урынбасары.

Казан химия-технология институтын тәмамлый. Пермь Полимер материаллар фәнни-тикшеренү институтында инженер, лаборатория, бүлек башлыгы булып эшли, Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында директор вазифасын башкара (1975‒1992).

Аның төп фәнни хезмәтләре яну һәм шартлау, югары молекуляр кушылмалар, табигый полисахаридлар, атап әйткәндә, целлюлоза һәм хитин, целлюлоза нитратлары химиясе һәм физик химиясе өлкәләренә карый.

Г.Н. Марченко обоона өчен яраклы, уникаль сыйфатларга ия яңа төр материаллар һәм эшләнмәләр җитештерү мәсьәләсен хәл итә, югары эффектлы, катнашмалы, каты ракета ягулыкларын барлыкка китерү рецептура һәм технологиясен, төрлечә кулланыла торган дары, янып бетә торган гильзалар, 5,45тән алып 240 мм калибр көпшәле коралландыруның барлык системалары өчен ыргытулы атулар булдыруны керткән махсус кулланыла торган композицион материаллар җитештерүнең заманча технологик процессларын эшләп чыгара. Аның тарафыннан эшләп чыгарылган каты катнашмалы ягулыклар авиацион ракета атуы өчен каты ягулыклы ракета двигательләренә, җир өсте һәм корабльдә урнашкан оператив һәм оператив-тактик ракеталарга, һава һөҗүменә каршы оборона системаларына нигез булып тора.

Г.Н. Марченко башкарган тикшеренүләр комплексы целлюлоза, хитин, аларның ясалмалары, шул исәптән целлюлоза нитратлары төзелеше хакындагы күзаллауларны шактый киңәйтергә, һәм шулай ук целлюлоза, целлюлоза нитратлары һәм башка полисахаридларны структур анализлауның оригиналь ысулларын, материал һәм аннан ясалган әйберләр сыйфатын бәяләү критерийларын эшләп чыгарырга мөмкинчелек тудыра. Галимнең күп кенә эшләнмәләренә дөнья күләмендә аналоглар юк. Академик И.А. Тарчевский белән берлектә язылган «Целлюлозаның биосинтезы һәм төзелеше» монографиясе Россия һәм Германиядә бастырыла.

Г.Н. Марченко җитәкчелегендә яну һәм шартлау өлкәсендә үткәрелгән фундаменталь һәм гамәли эшләр циклы яну һәм шартлауның гомуми теориясе өчен генә түгел, ә бәлки төрледән-төрле янгын һәм шартлау чыккан урыннарны, шул исәптән зур нефтехимия, энергетика комплексларында, неть һәм газ промыселындагы урман янгыннарын сүндерүнең югары нәтиҗәле технологияләрен булдыру перспективасын ача.

Г.Н. Марченко – тугыз йөз илледән артык фәнни хезмәт, шул исәптән җиде монография, өч дәреслек, җиде күзәтү, өч йөз туксан сигез авторлык таныклыгы һәм сигез патенты якланган дүрт йөздән артык яңа уйлап табылган әйбер авторы.

Г.Н. Марченконың фәнни мәктәбе Россия һәм дөнья күләмендә танылу алган. Аның җитәкчелегендә ундүрт докторлык һәм кырык сигез кандидатлык диссертациясе хәзерләнә һәм яклана. Күп мәртәбәләр бөтенсоюз һәм халыкара конгресс, конференцияләрдә чыгышлар ясый, Көнчыгыш-Кытай технологик университетында (Нанкин шәһәре) һәм Пардубицк гамәли химия институтында (Чехословакия) лекцияләр укый. Махсус җитештерүләр, химик физика өлкәләрендә докторлык диссертацияләре яклау махсуслаштырылган советының рәисе була. Соңгы вакытта конверсия мәсьәләләре буенча эзләнүләр алып бара.

Ике Хезмәт кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.

Тел.: (843) 519-42-88

Е-mail: irina_akhmetova@mail.ru