Фодор Иштван
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы
Иштван Фодор
1943 елда туган. Евразия далалары күчмә халыкларының урта гасырлар башлангыч дәвере тарихын һәм археологиясен өйрәнгән күренекле белгеч.
Археология докторы, профессор, ТР ФАнең чит ил әгъзасы (2010), Венгрия Милли музееның генераль директоры.
М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында югары белем ала, шунда ук тарих факультеты каршындагы археология кафедрасында стажировка уза. Археология институты, СССР ФА Казан һәм Башкортстан филиалларның археологик тупланмаларын өйрәнә, В.Ф. Генинг, А.П. Смирнов, А.Х. Халиковлар белән бергә борынгы болгарлардан калган Олы Тархан, Тәнәкәй каберлекләренә, Х–ХII гасырларда монголларга кадәрге болгарларның Богдашкино шәһәрлеген, Башкортстан территориясендәге борынгы маҗар ядкярләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән экспедицияләрдә катнаша. 1982 елда «Археология» белгечлеге буенча «Борынгы маҗар мәдәниятенең көнчыгыш тамырлары» дигән темага диссертация яклый. Диссертация яклаганнан соң бүгенге көнгә кадәр Венгриянең Милли музеенда эшли.
Ел саен урта гасырларның элгәреге дәверенә нисбәтле торулыкларны һәм каберлекләрне өйрәнү буенча археологик экспедицияләрне җитәкли, шул истәптән Украина территориясендә дә казу эшләрен алып бара. 1974 елдан Будапешт, Сегед университетлары студентларына лекцияләр укый, күп тапкырлар Россия, Дания, Бельгия, Польша, Төркия һ.б. илләргә лекцияләр укырга чакырыла.
И. Фодор Россия һәм Татарстандагы хезмәттәшләре белән тыгыз элемтәдә тора. Соңгы ун елда ул Казанда узган халыкара ун конференциядә һәм конгресста катнаша. ТР ФАнең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан нәшер ителә торган «Татар археологиясе» һәм «Finno-Ugriса» фәнни журналларының редколлегия әгъзасы.
Галимнең фәнни җитәкчелегендә 10 кандидатлык диссертациясе яклана. Ул – 550дән артык хезмәт, шул исәптән 11 монография авторы. Аның инглиз, немец, француз, рус һәм башка телләрдә басылып чыккан хезмәтләре бөтен дөнья галимнәренә яхшы таныш.