Мазһаров Әхмәт Мазһар улы

Мазһаров Әхмәт Мазһар улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы киңәшчесе

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

 Әхмәт Мазһар улы Мазһаров


Техник фәннәр докторы (1984), профессор (1990), Татарстан Республикасының атказанган химигы (1990), ТР ФА академигы (1991), Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты (1998), Ислам дөньясы фәннәр академиясе академигы (2002), Фән һәм техника буенча Хөкүмәт премиясе лауреаты (2005).

Волжск углеводородлы чимал фәнни-тикшеренү институты директоры (1985), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты (2006-2014), Ислам дөньясы фәннәр академиясе вице-президенты (2008).

Мазһаров Әхмәт Мазһар улы 1943 елда Татарстан Республикасы Балтач районы Сосна авылында туа. Казан химико-технология институтын тәмамлаганнан соң, Куйбышев синтезспирт заводында эшли. Гади аппаратчыдан цех җитәкчесе урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. 1968 елда Д.И. Менделеев исемендәге Мәскәү химико-технология институтына аспирантурага укырга керә. 1972 елда фәннәр кандидаты Әхмәт Мазһаров Волжск углеводородлы чимал фәнни-тикшеренү институтында углеводородлы чималны күкерттән чистарту лабораториясенә нигез сала, ә 1985 елда аның директоры булып сайлана. 1983 елны докторлык диссертациясен яклый.

Академик Ә.М. Мазһаров – күкертле органик химия, нефть-газ эшкәртү, нефть, газ һәм нефть продуктларын күкертле кушылмалардан чистарту процесслары технологиясе һәм химиясе өлкәсендә бөтен дөньяга танылган күренекле галим. Казанда академик Ә.М. Мазһаров тарафыннан күкертнең органик кушылмалары технологиясе һәм химиясе буенча фәнни мәктәп оештырыла һәм ул бүгенге көндә уңышлы эшләп килә. Галим җитәкчелегендә бер докторлык, ун кандидатлык диссертациясе якланган.

Аның тарафыннан башкарылган эшләр исәбенә 165 фәнни хезмәт белән 130 патентны, шул исәптән 5 АКШ, 1 ГФР патентын да кертергә була. Ул – дөньяда нефтьне демеркаптанизацияләү процессын беренче уйлап табучы. Бу процесс сәнәгатькә 1995 елда Америка нефть компаниясе Chevron тарафыннан Казахстандагы Тенгиз чыганагында кертеп җибәрелә. Академик Ә.М. Мазһаров тарафыннан эшкәртелгән технологияләр буенча сәнәгатьтә газ, бензин һәм агым суларын чистарту өчен 40тан артык җайланмалар төзелә, шуларның икесе – Болгариядә. Ә.М. Мазһаровнең өч лицензиясе Иран Милли нефть компаниясенә сатыла, биредә аның чистарту технологияләре буенча 20 сәнәгать җайланмасы эшләнәчәк.

Ә.М. Мазһаров җитәкчелегендә югары күкертле карбон нефтенең составы, үзлекләре фундаменталь тикшерелгән һәм нефтьне күкертле водородтан промыселдә чистарту өчен яңа оригиналь ДМС-1МА процессы уйлап табыла. Дөньяда беренче тәҗрибә-сәнәгать җайланмасы, елына 2,0 млн. тонна егәрлеге булган әлеге ДМС-1МА процессы “Нурлатнефть” нефть-газ табу идарәсендә төзелә һәм 2005 елда ул уңышлы гына эшләп китә.

Академик Ә.М. Мазһаров Пекинда XV Дөнья нефть конгрессы (1997), Флоренциядә XVIII (Италия, 1998) һәм XX (США, 2002) Халыкара күкертле кушылма сипозиумы эшендә фәнни докладлар белән катнаша, Англия, АКШ, Дания, Марокко, Канада, Германия, Малайзия, Швеция, Финляндия, Иран, Төркия һәм башка илләрдә фәнни командировкаларда була.