Гәрәев Рамил Суфиәхмәт улы

Гәрәев Рамил Суфиәхмәт улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Гәрәев Рамил Суфиәхмәт улы

1942 елда туган. Медицина фәннәре докторы, профессор. Татарстан республикасының атказанган фән эшлеклесе. Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт медицина университетының фармакология кафедрасы мөдире.

Төп фәнни хезмәтләре фосфорорганик катнашмалар фармакологиясе (ФОК) тикшеренүләре өлкәсендә. ФОКның химик структураларына бәйле гамәлләренең анализы нигезендә ул бу матдәләрнең холинэстероз ферментының актив үзәге белән тәэсир итү механизмның яңа вариантын исбатлады һәм антихолиэстероз булмаган әз агулы фосфороорганик катнашмаларның холинэстераз ингибиторлар (шул исәптән ФОК) белән мөнәсәбәт итү механизмнарын ачып бирде. 

Күпсанлы әз агулы ФОКларның эксперименталь тикшеренүләре нәтиҗәсендә иң актив һәм перспективалы катнашмалар – диметиллы эфир 1,1 – диметил – 3 – оксобутилфосфон кислота – сайлап алды. Моның нәтиҗәсендә димесфон препараты пәйдә булды.

Р.С. Гәрәев димефосфон (нерв системасы эшчәнлеген нормага китерү), глицифон (тән тиресе рагын дәвалау), таспир (аспирин формасы) кебек дәвалау препаратларын авторы.

Р.С. Гәрәев 200дән артык фәнни-гамәли басма хезмщт авторы, алар арасында биш патент, сигез авторлык  таныклыгы. Аның кул астында 7 докторлык һәм 16 кандидат диссертацияләре эшләнгән.

Тел.: (843) 236-03-56

E-mail: ombn_anrt@mail.ru