Даутов Гали Юныс улы
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы
Гали Юныс улы Даутов
(1931- 2022)
ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (1992), техник фәннәр докторы, профессор. ТРның һәм РФнең атказанган фән һәм техника эшлеклесе. А.Н. Туполев исемендәге КГТУның гомуми физика кафедрасы профессоры.
Казан авиация институтын бик әйбәт билгеләргә генә тәмамлый. Оборона сәнәгасе ФТИнда конструктор, “Лениногорскнефтестрой” трестында баш механик, СССР ФАнең Себер бүлеге Теоретик һәм гамәли механика институтында лаборатория мөдире, КАИда гомуми физика кафедрасы мөдире булып эшли.
Г.Ю.Даутов түбән температуралы плазма генераторларының – плазмотроннарның инженер хисапланышында хәзерге вакытта нигез булып торган, газ агымлы каналда стабилизацияләнгән электр дуганың аналитик теориясен булдыра. Аның катнашлыгында эшләнгән куәтле серияле плазмотроннар күп кенә предприятиеләрдә һәм фәнни тикшеренү учреждениеләрендә гамәлгә кертелгән.
Г.Ю.Даутов – Мәскәүдә һәм Киевта басылып чыккан “Стабилизацияләнгән электр дугалы плазмотроннар”, “Түбән температуралы плазмада физик-химик процессларны модельләштерү һәм исәпләү методлары” монографияләре, шулай ук Киевтагы “Высшая школа” нәшриятында басылып чыккан “Химик-металлургик процессларда электр дугалы һәм югары ешлыклы плазмотроннар” уку-укыту кулланмасы авторы. “Тотрыксыз газ бушанышлы плазма генераторлары” монографиясендә соңгы елларда бу өлкәдә алып барылган тикшеренүләрнең нәтиҗәләре гомумиләштерелә. Галим 282 фәнни хезмәт, шул исәптән 4 монография, 2 дәреслек һәм 2 уку-укыту кулланмасы бастыра. Аның инициативасы белән КАИда түбән температуралы плазма лабораториясе ачыла.
Г.Ю.Даутов түбән температуралы плазма техникасы һәм физикасы буенча фәнни мәктәпкә нигез сала һәм аны җитәкли. Ул 50дән артык фән кандидаты һәм 8 фән докторы әзерли.
Ачышларга 46 патенты һәм авторлык таныклыгы бар. Алар арасында – порошоксыман материаллар белән каплау өчен электр дугалы плазмотрон, металл һәм эремәләрне химик-термик эшкәртү ысулы, җылылык торбасы өслеген чистарту ысулы һәм шуның җайланмасы.
Г.Ю. Даутов Татарстан республикасы фән-сәнәга җәмгыяте советы карамагындагы Плазма физикасы һәм техникасы секциясен җитәкли, “Авиацион техника детальләренең өслекләрен плазма белән эшкәртү” фәнни юнәлешенең җитәкчесе булып тора.
Гыйльми тикшеренүләр программасы энергиянең плазмадагы әверелешләре теориясен эшләүгә һәм югары нәтиҗәле плазмотроннар һәм ион-плазма технологияләре уйлап табуга – түбән температуралы плазма физикасына һәм плазма технологияләренә багышланган.
7 медаль, шул исәптән “1941–1945 Бөек Ватан сугышы елларында намуслы хезмәт өчен” һәм Ю.А. Гагарин исемендәге медальләре белән бүләкләнгән.