Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы

Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгьзасы

Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы


1958 елда туган. Тарих фәннәре докторы (2000), профессор (2000), ТР ФА мөхбир әгьзасы. КФУның татар халкы тарихы hәм мәдәнияте кафедрасы мөдире.

И.А. Гыйләҗев – татар халкы тарихының төрле мәсьәләләре белән шөгыльләнүче танылган галим. XVI-XVIII гасыр Урта Идел буеның иҗтимагый-икътисади тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә. И.А. Гыйләҗев аеруча феодализм чорындагы иҗтимагый хәрәкәт тарихы буенча (Батырша восстаниесе, Е.И. Пугачев җитәкчелегендәге Крестьян сугышы) басылмаган архив чыганакларын аңларга һәм фәнни әйләнешкә кертергә ярдәм итә, күренекле татар тарихчылары хезмәтләрен басмага әзерләүдә катнаша (Газиз Гобәйдуллин хезмәтләрен бастыру). Казан шәһәренең 1000 еллык юбилеена әзерлек кысаларында Казанның татар бистәләренең тарихын тикшерә, Урта Идел буе тарихы буенча картографик материаллар җыю һәм анализлау белән шөгыльләнә. И.А. Гыйләҗевнең фәнни карашлары Татарстан тарихы буенча мәктәп дәреслекләренең ул язган бүлекләрендә чагылыш таба.

Соңгы вакытта И.А. Гыйләҗев XIX-XX гасырлар татар диаспорасы һәм эмиграция тарихын өйрәнү белән актив шөгыльләнә. Нәтиҗәдә ул басмага оригиналь һәм тирән эчтәлекле фәнни тикшеренүләр әзерли. Аның докторлык диссертациясе «ВАК бюллетенендә» 2000-2001 елларда ватан тарихы тематикасы буенча якланган диссертацияләр арасында хаклы рәвештә яңалыклы дип атала. И.А. Гыйләҗев икенче бөтендөнья сугышы елларында СССРда төрки-мөселман халыклары вәкилләренә мөнәсәбәтле катлаулы һәм каршылыклы коллаборационизм мәсьәләсен фәнни дәрәҗәдә беренчеләрдән булып җәмәгатьчелеккә җиткерүче булып тора. Әлеге мәсьәләне өйрәнгәндә, ул бик зур күләмдәге билгесез архив материалын фәнни әйләнешкә кертә һәм аңа төгәл, уйланылган анализ ясый.

И.А. Гыйләҗев – гомуми күләме 70 басма табактан артык булган безнең ил һәм халыкара басмалардагы 90нан артык фәнни хезмәт, шул исәптән 3 монография, 11 укыту-методик хезмәт, шул исәптән 2 дәреслек, 1 хрестоматия һәм 5 укыту әсбабы авторы. 26 хезмәте докторлык диссертациясе яклаганнан соң бастырылган.

И.А. Гыйләҗевнең педагогик стажы – 24 ел. Аның җитәкчелегендә бер кандидатлык һәм бер докторлык диссертациясе якланган. Хәзерге вакытта 3 аспирантның эше белән җитәкчелек итә. ФРГдан килгән ике стажер – Кристиан Ноак (Кельн университеты) һәм Михаэль Фридерихның (Бамберг университеты) Казанга командировкасы вакытында фәнни җитәкчесе була. Стажерларның икесе дә, Германиягә кайтып, докторлык диссертацияләрен уңышлы яклый.

Хәзерге вакытта И.А. Гыйләҗев Фольксваген фонды тарафыннан финансланган ике фәнни проект катнашучысы: «Революциягә кадәрге Россиядә эшмәкәрлек элитасы: XIX-XX гасыр башында этноконфессиональ структура һәм региональ үсеш» (Гиссен, Санкт-Петербург университетлары һәм ТР ФАнең Тарих институты белән берлектә) һәм «Беренче бөтендөнья сугышы елларында Германия һәм Россия университетлары. Җәмгыять, фән һәм сәясәт мөнәсәбәтләренең чагыштырма анализы» (Геттинген, Тарту һәм Санкт-Петербург университетлары белән берлектә).

«Борынгы чорлардан башлап XVIII гасыр ахырына кадәр ватан тарихы» һәм «Борынгы чорлардан башлап XVIII гасыр ахырына кадәр татар халкы тарихы» гомуми курслары, шулай ук «XIX-XX гасырларда чит илләрдә татар эмиграциясе һәм диаспорасы» дигән махсус курс укый.

И.А. Гыйләҗев КФУ, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты диссертация советлары, “Ab Imperio” журналының редакция советы әгъзасы.

Тел.: (843) 292-87-17

Е-mail: Iskander.Gilyazov@ksu.ru