Алфёров Жорес Иванович

Алфёров Жорес Иванович

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

Алфёров Жорес Иванович (1930 - 2019)


Физика-математика фәннәре докторы, профессор, Санкт-Петербург академик университет – РФАнең нанотехнологияләр фәнни тикшеренү үзәге ректоры, РФА вице-президенты, Нобель премиясе лауреаты.

Алфёров Ж.И. – киң диапазонда кулланыла торган, гетероструктураларга таянып эшләнгән электроникага, «зоналар инженериясенә» нигез салган бөек физика галиме.

1952 елда В.И. Ульянов-Ленин исем. Ленинград электротехника институтының электрон техника факультетын тәмамлый. 1953 елдан алып А. Ф. Иоффе исемендәге Физика-техника институтында эшли, 1987 елдан алып 2003 елга кадәр – директор вазифасында. Илдәге беренче транзисторларны һәм германий нигезендә эшли торган приборларны уйлап табучылар арасында була.

1970 елда диссертация яклый һәм физика-математика фәннәре докторы дәрәҗәсе ала, 1972 елда профессор, ә бер елдан – ЛЭТИның оптоэлектроника буенча төп кафедра мөдире була.

Ж.И. Алфёров лабораториясендә гетероструктуралар нигезендәге ярымүткәргечләр ясауның җитештерү технологиясе булдырыла, гетерокүчеш кулланган беренче өзлексез лазер тудырыла, 1986 елда «Мир» космик станциясендә уңышлы кулланылган кояш батареяләре уйлап табыла һәм эшләнә.

1972 елда Ж.И. Алфёров СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, 1979 елда – хакыйкый әгъза, 1990 елда – Россия Фәннәр академиясенең вице-президенты һәм РФАнең Санкт-Петербург фәнни үзәге президенты итеп сайлана.

Ж.И. Алфёровның хезмәтләре дөньякүләм танылыш ала, дәреслекләргә керә. Ул 500 дән артык фәнни хезмәт авторы, шул исәптән өч монография һәм 50дән артык изобретение авторы.

2000 елда Ж.И. Алфёров америкалы галимнәр Джек Килби һәм Герберт Кремер белән бергә «Электроникадагы казанышлары өчен» физика өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була.

2002 елда «Квантлы нокталары булган гетероструктураларның формалашу процессларын һәм үзлекләрен тикшерү һәм шулар нигезендә лазерлар булдыру һәм шуңа таянган фундаменталь тикшеренүләр» исемле хезмәте өчен Жорес Алфёровка һәм аның белән эшләгән галимнәргә Дәүләт премиясе бирелә.

СССРның халык депутаты, Дәүләт Думасының икенче, өченче, дүртенче һәм бишенче чакырылыш депутаты итеп сайлана (РФКП фракциясе).

2002 елда Ж.И. Алфёров «Глобаль энергия» премиясен булдырырга тәкъдим итә. 2001 елда аның тарафыннан талантлы яшь укучыларга ярдәм, аларның профессиональ үсешенә булышлык итү, фәннең приоритет юнәлешләрендә фәнни тикшеренүләрдә иҗат активлыгын хуплау максатыннан Мәгариф һәм фәнгә булышлык итү фондына нигез салына. Беренче кертем әлеге фондка Нобель премиясе акчасыннан була.

2010 елдан башлап – «Сколково» фондының консультатив фәнни советы рәистәше.

Франклин институтының (АКШ) Баллантайн алтын медале (1971), Европа физика җәмгыятенең Хьюлет-Паккард премиясе (1972), Х.Велькера медале (1987), Россия Фәннәр академиясенең А.П.Карпинский премиясе һәм А.Ф.Иоффе премиясе, РФнең Хөкүмәткә бәйсез гомумхалык Демидовлар премиясе (1999), электроника өлкәсендә алдынгы казанышлар өчен Киото премиясе (2001) белән бүләкләнә. Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе», III һәм II дәрәҗәле «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденнары, СССР һәм РФ медальләре белән бүләкләнә.