Химия һәм химик технология бүлеге

ХИМИЯ ҺӘМ ХИМИК ТЕХНОЛОГИЯ БҮЛЕГЕ


Бүлекне  җитәкли академик-сәркатиб    

ТР ФА нең мөхбир әгъза Шаһидуллин Рифгать Роальд улы.

Бүлек составында эшлиләр:
 Хакыйкый әгъзалар 
       Дьяконов Сергей Германович,
       Мазһаров Әхмәт Мазһар улы
 Мөхбир-әгъзалар 
       Гарифуллин Фоат Әсәдулла улы,
       Дьяконов Герман Сергеевич,
       Копылов Александр Юрьевич,
       Романов Геннадий Васильевич,
       Хуснутдинов Исмагил Шакир улы,
       Юшко Сергей Владимирович
 Шәрәфле әгъзалар
       Исмәгыйлев Зинфер Ришат улы,
       Сәгъдиев Ренад Зиннур улы


Бүлекчә составына керәләр:

Авыр чыгарылышлы нефть һәм табигый битум запаслары проблемалары буенча фәнни-тикшеренү үзәге;

ТР ФА файдалы ягулык казылмаларын эзләү һәм үзләштерү проблемалары фәнни-тикшеренү үзәге (ТР ФА (НИЦ ПП ОГПИ ТР ФА)

Бүлек фәнни-методик җитәкчелек итә:

ОАО “Волжский научно-исследовательский институт углеводородного сырья” (ВНИИУС);

ААҖ “Углеводород чималы буенча Волжск фәнни-тикшеренү институты” (ВНИИУС);

ФГУП “Расходометрия Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты;

ФГУП “Всероссийский научно-исследовательский институт расходометрии (ВНИИР).

Фәнни тикшеренүләрне, экспертизаларны, төрле проектларны тикшерү, кабул итү өчен бүлектә ТР ФА академигы Ә.Мәзһәров рәислегендә “Химия һәм химик технология” фәнни Советы эшли.

Фәнни тикшеренүләр түбәндәге төп юнәлешләр буенча алып барыла:

1. Гамәли файдалы үзлеккә ия яңа химик кушылмаларның синтезы, төзелеше һәм реакция мөмкинлекләре (фәнни җитәкчеләре: РФА һәм ТР ФА академигы Коновалов А.И., ТР ФА мөхбир-әгъзасы Галкин В.И.);

2. Фосфорны кушу технологиясе һәм химия (фәнни җитәкче: ТР ФА мөхбир-әгъзасы Батыева Э.С.);

3. Физиологик актив матдәләр һәм медицина һәм авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексында химия казанышларын куллануның фәнни нигезләрен төзү (фәнни җитәкче: ТР ФА мөхбир-әгъзасы Нуретдинов И.А.);

4. Нано- һәм супрамолекуляр химия, яңа полимер һәм композиция материаллары (фәнни җитәкчеләре: ТР ФА мөхбир-әгъзасы Барабанов В.П., РФА һәм ТР ФА академигы Коновалов А.И.);

5. Ресурс һәм энергия саклый торган перспективалы химик технологияләр (фәнни җитәкче: ТР ФА академигы Дьяконов С.Г.);

6. Нефть чыгару һәм нефть эшкәртүдә химия (фәнни җитәкчеләре: ТР ФА академигы Мәзһәров Ә.М., ТР ФА мөхбир-әгъзасы Романов Г.В.).

“Химия һәм химик технология” бүлегенең фәнни эшчәнлеге Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең химия, нефть химиясе, биотехнология, агросәнәгать комплексы һәм шуңа бәйле башка тармакларның фәнни һәм фәнни-җитештерү өлкәләрендәге әйдәп баручы принципларын тәэмин итүгә нигезләнгән. Бүлек әгъзалары җитәкләгән фәнни мәктәпләрнең казанышлары дөнья һәм Россия күләмендә танылуга ирешә. Бу – барыннан да бигрәк, органик һәм элементоорганик химия өлкәсендәге нигезле тикшеренүләр (аеруча фосфорорганик кушылмалар химиясе). Әлеге эшләр РФА академигы, РФА Президиум әгъзасы, РФАнең Казан фәнни Үзәге җитәкчесе Коновалов А.И. (Батыева Э.С., Галкин В.И.) җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла.

Үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә, инде бүген үк сәнәгать һәм авыл хуҗалыгының күп тармакларында киң кулланышка кергән гаҗәеп функциональ үзенчәлекле яңа матдәләр алуның төпле нигезе булдырылган. Фундаменталь химия һәм химик технологияләр арасындагы эзләнүләрнең нәтиҗәсе – термодинамик, гидродинамик һәм температура интервалларының киң диапозонында матдәләр һәм материалларның үз-үзләрен тотышын билгеләүче тикшеренүләр (Дьяконов С.Г., Барабанов В.П., Сәйфуллин Р.С., Гарифуллин Ф.А., Әхмәдиев Ф.Г.). Бу галимнәр, физика, химия, математика, заманча исәпләү методларына җитди якын килү нигезендә конкурентлыкка сәләтле, Россия һәм чит ил базарында сорау зур булган продукция җитештерү өчен энергия һәм ресурсларны саклый торган технологияләрнең теоретик нигезләрен эшләде.

Агросәнәгать комплексы һәм төзелеш индустриясе өлкәсендәге конверсион эшләнмәләр, нәтиҗәлелеге буенча әһәмиятле булгач, халык хуҗалыгында кулланылыш тапты (Мадякин Ф.П., Марченко Г.Н.).

Химия һәм нефть химиясе, биохимия һәм биотехнология өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешелде. Бүлек галимнәренең эшләнмәләренә чит илләрнең фәнни һәм фәнни-җитештерү базарларында сорау зур (Мәзһәров Ә.М., Коновалов А.И., Нуретдинов И.А., Романов Г.В., Зыятдинов А.Ш.). Нефть һәм газ конденсантлары өчен уйлап табылган югары нәтиҗәле процесс һәм катализаторга дөньяда тиңнәр юк. Процесс Россия, Иран, БДБ илләре нефть эшкәртү предприятияләренә кертелгән һәм “Шеврон” Америка фирмасы аны конкурс нигезендә кабул иткән.

Бүлек галимнәре – 3000нән артык фәнни хезмәт, шул исәптән монография, уку әсбаплары һәм чит илләрдә дөнья күргән публикацияләрнең, 300гә якын уйлап табуларның авторлары. Бүлекнең эшләү чорында аның дүрт әгъзасы ТР дәүләт бүләге лауреаты булды:

– “Электролит-суспензияләрдән бүленеп чыккан композицион ябылма һәм материалларның теория һәм технологиясен төзү һәм үстерү” эше өчен академик Р.С. Сәйфуллинга;

– “Химик технологияләрнең теоретик нигезләрен эшләү һәм бутилкаучук һәм пропилен оксиды җитештерү буенча завод төзү” эше өчен мөхбир-әгъза Ф.А. Гарифуллинга, “Түбән Кама нефтехим” АҖ коллективы белән автордашлыкта;

– Җөй хирургия материалларын (кетгут) җитештергәндә кулланыла торган препаратны уйлап тапкан һәм кулланышка керткән өчен мөхбир-әгъза Г.В. Романовка;

– Олефин, бутадиен һәм бензол җитештерүнең куәтләрен һәм нәтиҗәлелеген арттыру, аларны җитештерү өлкәсенә кертү буенча комплекслы эшләрнең фәнни һәм гамәли нигезләрен эшләгән өчен мөхбир-әгъза А.Ш. Зыятдиновка;

–“Элементлы фосфор нигезендә фосфорорганик кушылмалар алуда югары нәтиҗәле технологияләр эшләнмәләре” өчен мөхбир-әгъза Э.С. Батыевага.

Бүлек галимнәренең фәнни куәте чикләнмәгән. Алар фәнни һәм гамәли характердагы тикшеренүләр үткәрү буенча түбәндәге өлкәләрдә зур тәҗрибәгә ия: яңа химик кушылмалар, композицион материаллар алу; эретмәләрдәге элементар күренешләрне өйрәнү; реологик катлаулы сыеклыкларның гидродинамикасы; химия, нефть химиясе һәм нефть чыгару сәнәгатьләре өчен югары нәтиҗәле технологияләр эшләү; квантлы һәм компьютерлы химия; төрле кулланыштагы товарлар җитештерүдә конверсион технологияләр.