Гуманитар фәннәр бүлеге

ГУМАНИТАР ФӘННӘР БҮЛЕГЕ


Бүлекне   җитәкли

академик Салихов Радик Рим улы.

Бүлек составында эшлиләр:

 Хакыйкый әгъзалар 
       Вәлиев Наил Мансур улы,
       Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы ,
       Заһидуллина Дания Фатыйх кызы,
       Йосыпов Рүзәл Габдуллаҗан улы,
       Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы,
       Ситдыйков Айрат Габит улы,
       Таһиров Индус Ризакъ улы ,
       Хәкимов Рафаэль Сибгат улы
 Мөхбир-әгъзалар 
       Галиуллин Талгат Нәби улы ,
       Миңнуллин Ким Мугаллим улы,
       Тимерханов Айнур Әхәт улы ,
       Хуҗин Фаяз Шәрип улы
 Шәрәфле әгъзалар 
       Пиотровский Михаил Борисович,
       Рәшитев Фрид Гайни улы,
       Фәйзуллин Равил Габдрахман улы
 Чит илләрдән әгъзалар 
       Ихсаноглу Экмеледдин,
       Шамилоглу Юлай

Гуманитар фәннәр бүлеге җитәкчелегендә эшләгән институт һәм лабораторияләр бүлекнең фәнни тикшеренүләр терәге булып хезмәт итә: Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Ш. Мәрҗәни ис. Тарих институты, Регионнарны өйрәнү һәм татар энциклопедиясе институты, Археология институты, Исламны өйрәнү үзәге һәм гуманитар фәннәрнең мөһим юнәлешләре буенча 6 фәнни совет.

Бүлекнең фәнни-тикшеренү эшчәнлеге “Татар халкы һәм Татарстандагы халыклар” приоритетлы фәнни юнәлешенә карый торган мәсьәләләр буенча алып барыла. Әлеге проблемаларны тикшерү өчен Татарстан Республикасыннан гына түгел, ә Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләрдән, аеруча татарлар күпләп яши торган төбәкләрдән дә гуманитар галимнәр җәлеп ителә.

Бүлек галимнәре тарих, тел, әдәбият, фольклор, сәнгать, этнография, татар халкының фәлсәфи һәм иҗтимагый фикере белән бәйле мәсьәләләрне тикшерү барышында шактый җитди нәтиҗәләргә ирештеләр. Тел белеме, әдәбият белеме һәм халык иҗаты буенча фундаменталь хезмәтләр Татарстан фәнен тюркологиянең алдынгы рәтләренә чыгарды. Алар арасында түбәндәге хезмәтләрне аерып атарга мөмкин: татар әдәбияты тарихының күптомлыгы, рус телендә алты, татар телендә дүрт томлык татар энциклопедиясе, рус һәм татар телләрендә татар энциклопедик сүзлеге, “Татарстан: иллюстрированная энциклопедия”, төрки телләрнең аңлатмалы сүзлеге, татар теленең аңлатмалы сүзлеге, дүрт томлык русча-татарча, бер томлык татарча-русча сүзлекләр, унике томлык татар фольлоры җыентыгы, татар теленең өч томлык академик грамматикасы, диалектологик һәм тарихи-этнографик атлас, җиде томлык “Антология татарской богословской мысли” хезмәте һ.б. Тарихчылар һәм археологларның Татарстан һәм татар халкы тарихының борынгы, урта гасыр һәм хәзерге чорын яктырткан әһәмиятле хезмәтләре дөнья күрде. Алар арасыннан “Tatarika” атласын, “История татар и народов Евразии. Республика Татарстан: вчера и сегодня”, “Bulgarika. Время и пространство Болгарской цивилизации: Атлас”, “Великий Болгар: культурное и духовное возрождение”, җиде томлык “История татар с древнейших времен до наших дней” хезмәтләрен, шул исәптән Казан һәм Алабуга шәһәрләренең меңъеллыгын ачыклауны атарга мөмкин. Этнография, сәнгать белеме һәм иҗтимагый фикер тарихы буенча язылган хезмәтләр фән дөньясында югары бәя алды.

Гуманитар бүлек галимнәре “Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы” законны һәм Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программаларын тормышка ашыру юнәлешендә зур эш алып бара. Халык хуҗалыгының төрле тармаклары өчен ике телле сүзлекләр, шул исәптән 20дән артык русча-татарча лексик минимумнар басылды.

Бүлек галимнәренең күп кенә фәнни хезмәтләре фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләкләренә, ТР ФАнең Ш.Мәрҗәни ис. премияләренә лаек булды.

Бүлек галимнәре тарафыннан ел саен 25 – 30 монография, тематик җыентыклар, сүзлекләр, дәреслекләр һәм уку-укыту әсбаплары, программалар, йөзләгән фәнни мәкаләләр бастырыла. Галимнәр еш кына вакытлы матбугат битләрендә, радио-телевидениедә чыгыш ясый, ел саен 100 – 110 халыкара, Россия яки төбәк күләмендә фәнни конференцияләр үткәрә.

Бүлек һәм бүлек әгъзалары фәнни-тикшеренү өлкәсендә чит ил коллегалары белән хезмәттәшлек итәләр, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Удмуртия, Мордовия, Марий Эл, Башкортстан, БДБ илләренең югары уку йортлары һәм академик бүлекчәләре, АКШ, Бөекбритания, Төркия, Финляндия, Венгрия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан Республикасы университетлары һәм фәнни тикшеренү үзәкләре белән тыгыз элемтәләрдә тора.