Авыл хуҗалыгы фәннәре бүлеге

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ФӘННӘРЕ БҮЛЕГЕ


Бүлекне җитәкли член корреспондент Вәлиев Айрат Рәсим улы.

Бүлек составында эшлиләр:
Хакыйкый әгъзалар
  Тагиров Марсель Шарипҗан улы,  Фәйзрахманов Җәүдәт Ибраһим улы
Мөхбир-әгъзалар
  Ильязов Роберт Гиниятуллфа улы,  Кадырова Фануся Загит кызы,  Мусин Харис Гайнетдин улы,  Сафин Радик Ильяс улы ,  Сахапов Рустем Локман улы
Шәрәфле әгъзалар
  Мәҗитов Нәҗип Каюм улы ,  Самуилов Феофан Дмитриевич
ТР ФА нең чит ил әгъзалары
  Окйай Синдир Камиль

Татарстан Россиядәге алдынгы авыл хуҗалыгы төбәкләренең берсе булып санала. Бүгенге көндә республикада “Авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексын үстерү” дигән өстенлекле милли проектны гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барыла. Монда республика аграр фәненең дә өлеше гаять зур. Соңгы еллардагы казанышларга “Агроэкологик куркынычсызлыкны тәэмин итү” концепциясен һәм комплекслы программасын эшләүне, культуралы үсемлекләрнең перспективалы сортларын, ветеринария өчен югары нәтиҗәле дару препаратларын, игенчелек өчен полифункциональ составлар, үсемлекләрне саклау һәм профилактика методларын, дым-энергия ресурсларын саклый торган туфрак эшкәртү-чәчү машиналары комплексын, биотехнологияләр уйлап табуны кертергә була.

Бүлекчә Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты, Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Татар агрохимия һәм туфрак белеме институты, Хайваннарның токсикологик һәм радиация куркынычсызлыгы федераль үзәге эшчәнлеген координацияли.

Бүген авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексының үсеше алдынгы технологияләр кертүгә бәйле булганлыктан, белгечләр әзерләүнең сыйфатын яхшыртуга тәлапләр нык артты. Шушы шартларда галим-аграрийлар белгечләрнең яңа карашлы буынын әзерләүгә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге кадрлар потенциалын ныгытуга зур өлеш кертә.

Бүлек галимнәре Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе һәм БДБ илләрендәге институтлар, РФА Казан фәнни үзәгенең Казан биохимия һәм биофизика, Органик һәм физик химия институтлары белән берлектә фәнни тикшеренүләр үткәрә. Ә бу исә уйлап табылган яңа технологияләрне нәтиҗәле төстә гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Республикада көчле сәнәгать куәте һәм алга киткән авыл хуҗалыгы комплексы булу фәнни тикшеренүләрне уңышлы рәвештә алып бару һәм тормышка ашыру мөмкинлеге бирә.