Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә диссертацияләр якладылар

10.09.2025

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кече фәнни хезмәткәре Алсу Бәдртдинованы һәм институт аспиранты Илназ Фазлетдиновны филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаулары белән котлыйбыз! Шулай ук аларның фәнни җитәкчеләре – филология фәннәре докторы, ТӘһСИ директоры урынбасары Олег Хисамовны һәм филология фәннәре докторы, ТӘһСИнең баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закированы тәбриклибез.

Яклау 8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узды. Диссертация эшләрен диссовет әгъзалары югары бәяләде.

Алсу Бәдртдинованың фәнни хезмәтенең темасы: «Татар теленең урта диалекты таралу территориясендә сузык фонемаларның вариантлары».

Илназ Фазлетдиновның фәнни хезмәтенең темасы: «Башкортостан татарларының тарихи риваятьләре: жанр үзенчәлеге һәм тематик составы».

Диссертантларга һәм аларның остазларына чын күңелдән фәндә уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!

 


Возврат к списку