Рифкать Миңнеханов беренче сыйныф укучыларын мәктәп тормышы башлану белән котлады
28.08.2025
Традицион рәвештә «Юл хәрәкәте иминлеге идарәсе» ДБУ һәм ТР Фәннәр академиясе хезмәткәрләренең балалары өчен «Беренче сыйныф укучылары көне» үткәрелде.
Балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турындагы танып белү роликларын күрсәттеләр, аниматорлар белән программа үткәрделәр һәм уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар. Акциядә барлыгы 36 булачак укучы катнашты.
ТР Фәннәр академиясе президенты, «Юл хәрәкәте иминлеге идарәсе» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов балаларга хәер-фатиха сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Булачак укучылар юл хәрәкәте иминлеге буенча уеннарда спорт залында «Куркынычсызлык лабораториясе» белән бергә катнаштылар.
Соңыннан балалар «Форсаж» картинг үзәгендә булдылар, анда спорт трассасында картларда ярыштылар һәм әти-әниләре белән боулинг уйнадылар.
Чыганак: «Юл хәрәкәте иминлеге идарәсе» ДБУ матбугат хезмәте, https://gbubdd.tatarstan.ru/index.htm/news/2444130.htm.
