«Печән базары» фестивалендә «ТАТАР ЙОРТЫ» проекты
07.09.2025
26–29 августта «Күптөрлелектә бердәмлек» фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан татар йортының үзенчәлекле төбәк, милли һәм локаль үзенчәлекләрен чагылдырган архитектура проектлары күргәзмәсе оештырылды.
Алар Татарстан, Идел буе, Урал һәм Себер якларында татарлар тупланып яши торган 180 торак пунктта (2021–2024) җыелган экспедицион материаллар нигезендә профессиональ архитекторлар, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәрләре: сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова, сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляева тарафыннан төзелгән.
Проект «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау». Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды. Проектлар белән фестивальдә катнашучыларның барысы да: республика халкы, башкала кунаклары, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татар конгрессы активистлары, туристлар таныша алды.
Татар йортларының проектларын Рауза Солтанова 29 августта Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановка һәм республиканың башка җитәкчеләренә тәкъдим итте.
Проектлар авторлары: Бакулина А.Г. (Казан арты, Себер, Уфа, Курган, Оренбург, Пермь, Чиләбе өлкәләре), Шәмсутов Р.И. (Екатеринбург, Златоуст), Никитин А.И. (Әстерхан, Казан, Касыйм, Кострома), Смирнова О.В. (Сарытау, Самара, Түбән Новгород, Ульяновск өлкәләре), Сибгатуллина И.Ф. (Пенза өлкәсе).
Электрон каталоглар ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ сайтында урнаштырылган.
