ТӘҺСИ хезмәткәре «Россия империясенең иррегуляр формированиеләре составындагы татарлар» конференциясендә катнашты
11.09.2025
2025 елның 11 сентябрендә ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтында «Россия империясенең иррегуляр формированиеләре составындагы татарлар» дип аталган Бөтенроссия фәнни конференциясе узды. Конференция Ватанны саклаучылар елы һәм «Татарлар Ватанга хезмәттә» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Секция утырышында ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Миңнира Булатова «Көньяк Уралның хәрби-йомышлы төркемендәге татарлар һәм аларның сөйләшләре» темасына чыгыш ясады.
Чарада Мәскәү, Уфа, Самара, Тольятти, Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләреннән һәм Татарстан Республикасы авылларыннан Россия галимнәре, туган якны өйрәнүчеләр, укытучылар катнашты. Конференция барышында иррегуляр формированиеләр составындагы татар династияләре һәм татарларның хәрби хезмәте; Урал буе казак гаскәрләре составындагы мишәр татарлары һ.б. мәсьәләләр каралды.
