Текстология бүлеге
Бүлекнең кыскача тарихы
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты текстология бүлегенең 40 елдан артык тарихы бар. 1976 елда әдәбият секторы (мөдире Н.Юзиев) составында З.Рәмиев җитәкчелегендә текстология төркеме эшли башлый. Алар алдына Институтта алып барыла торган текстологик тикшеренүләрнең фәнни дәрәҗәсен киңәйтү һәм тагын да тирәнәйтү бурычы куела. 1987 елның 1 февраленнән әлеге төркем нигезендә Кульязмалар һәм текстология бүлеге оештырыла. 2007 елның 1 гыйнварыннан текстология төркеме аерылып чыгып, Институтның мөстәкыйль бүлеге буларак эшли башлый (беренче мөдире – Зөфәр Рәмиев).
Текстология бүлегенең күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе буларак татар әдәбияты классик язучыларының күптомлыклары әзерләнеп бастырыла (Г.Тукай, Ф.Әмирхан,Г.Ибраһимов, М.Гафури, Г.Камал, Һ.Такташ, М.Җәлил һ.б.). Татар әдәбияты текстологиясе мәсьәләләренә бәйле монографияләр, мәкаләләр дөнья күрә.
Текстолог-галимнәр тарафыннан шулай ук XVIII-XIX йөз әдәби ядкәрләрен өйрәнүгә дә игътибар бирелә. 2005-2015 елларда «XVIII гасыр татар әдәбияты. Поэзия», «XVIII гасыр татар әдәбияты. Проза», Фатих Халиди «Мең дә бер сәхәр», «Мең дә бер кичә», «Татар сәяхәтнамәләре» һ.б.җыентыклар дөнья күрде.
Соңгы елларда дөнья күргән зур проектлар: Г.Исхакыйның 15 томлы “Әсәрләр”е (1998-2014), Г.Тукай “Әсәрләр”енең 6 томлы академик басмасы (2011-2016), Г.Ибраһимов “Әсәрләр”енең 15 томлы академик басмасы (2018-2021), “Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар. 3 китапта (2018-2021).
Бүлекнең фәнни юнәлеше
Бүлек “Татар әдәбияты текстологиясе: теория һәм эдицион практика” дип аталган фәнни юнәлеш кысаларында татар халкының (барыннан да бигрәк XX гасыр башындагы) гаять бай әдәби мирасын текстологик яктан өйрәнеп тикшерүләрне дәвам итә.
Бүлек мөдире
Хезмәткәрләр
Галимҗанова Эльмера Мәхмүт кызы