Исламов р

Исламов Рамил Фәнәви улы

Филология фәннәре докторы

1958 елның 14 сентябрендә Башкортстан АССРның Балтач районы Усман авылында туган.

1976–1978 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, аннан кайткач, туган авылында шофер булып эшли.

1987 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлеген тәмамлый.

1987–1990 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм  тарих институтында аспирантурада укый, аны тәмамлагач, шушы Институтның әдәбият белеме бүлегендә кече фәнни хезмәткәр булып эшли башлый.

1992 елда «Тюркское “Шахнаме” (историко-типологический анализ)» дигән темага кандидатлык, 2002 елда «”Шахнаме” Шарифа в контексте золотоордынской и кипчакско-мамлюкской литератур (Источники. Поэтика)» дигән темага докторлык диссертацияләре яклый.

1992 елдан фәнни хезмәткәр, 1994 елдан өлкән фәнни хезмәткәр вазифаларында эшли.

2002 елда конкурс нәтиҗәләре нигезендә Институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире итеп билгеләнә.

Фәнни хезмәтләре исемлеге

Монографияләр:: "Золотая Орда и мамлюкский Египет: письменное наследие, культурные взаимосвязи" (Казань, 1998), "Шахнаме" Шарифа в художественном развитии средневековой тюркской поэзии (Текст и источники. Стихосложение и стиль)" (Казань, 2001).

Китаплар, фәнни җыентыклар: «Хусам Кятиб. Джумджума султан» (Казань, 2000), «Кисекбаш» (Казань, 2000),. "Галимджан Ибрагимов и современность: материалы научной конференции, посвященной 115-летию со дня рождения" (Казань, 2002), "Проблемы развития татарской нации (языковой, литературно-фольклорный и искусствоведческие аспекты: материалы межрегиональной научно-практической конференции)" (Казань, 2004); научный редактор книг: "ГаязИсхаки. Сочинения" (Казань, 1998, 1 том), "Акмулла и современность" (Казань, 2007), "Галимджан Ибрагимов и XXI век: материалы международной научно-практической конференции, посвященной 120-летию со дня рождения" (Казань, 2007), "Карим Тинчурин и татарское искусство: материалы Всероссийской научно-практической конференции" (Казань, 2007), "Проблемы языка, литературы и народного творчества: сборник работ молодых ученых и аспирантов" (Казань, 2007, вып. 4).

Урта гасыр гомумтөрки, төрки-татар әдәбияты проблемаларына багышланган фәнни мәкаләләр авторы

Р.Ф.Исламов региональ, Россия һәм халыкара күләмдә оештырылган фәнни һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә, симпозиумнарда, семинарларда докладлар белән чыгышлар ясый. Татарстандагы һәм Россия Федерациясенең башка республикаларындагы югары уку йортларында студентлар өчен лекциялар укый.

ТР ФА Г.Ибраһимов исем. ТӘҺСИның Гыйльми советы әгъзасы, шушы Институт һәм Казан мәдәният һәм сәнгать университетының докторлык диссертацияләре яклау буенче Диссертацион советы әгъзасы.

2007 ел башында Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорның фән буенча урынбасары булып сайлана.

Элемтә өчен:  420111, Казан, К. Маркса ур., 12.