Гомуми лингвистика бүлеге

Гомуми лингвистика бүлеге 

Гомуми лингвистика бүлеге 2007 елның гыйнвар аенда оеша. Бүлекнең эшчәнлеге «Синхрон һәм диахрон лингвистика» фәнни проблемасы кысаларында ике юнәлештә алып барыла.

«Татар әдәби теле тарихы» юнәлеше буенча XIII–XIX гасырларга караган гомумтөрки һәм иске татар язма истәлекләр, шулай ук ХХ гасыр башының татар вакытлы матбугаты нигезендә татар әдәби теленең фонетик, лексик-семантик һәм грамматик категорияләр системасындагы тарихи үзгәрешләрне комплекслы тикшерү алып барыла. Төп максат – мәдәни-тарихи күренеш буларак, иске татар язма әдәби теленең формалашу һәм үсеш закончалыкларын ачу һәм тасвирлау.

«Татар теле яңа лингвистик тикшеренүләр контекстында» юнәлеше кысаларында татар социолингвистикасы һәм лингвокультурологиясе проблемалары эшләнә. Социолингвистик тикшеренүләр Татарстан Республикасындагы тел ситуациясен анализлауны, хәзерге татар теленең иҗтимагый һәм функциональ дифференциациясе мәсьәләләрен ачыклауны күздә тота. Төп игътибар иҗтимагый институтларның (гаилә) Татарстан Республикасындагы дәүләт телләренең үзара функциональ йогынтысына һәм үсешенә тәэсирен өйрәнүгә бирелә.

Лингвокультурология тел, мәдәният һәм фикерләү берәмлекләренең үзара мөнәсәбәтен анализлауга, башка фәннәрнең терминнары һәм төшенчәләренә дә нигезләнеп, үзенчә якын килә. Бүлектә татар лингвокультурологиясе буенча алып барыла торган эзләнүләр татар милли шәхесенең тел һәм мәгънәви доминанталары өлкәсенә карый. Әлеге доминанталар концептларда чагылыш таба. Шуңа бәйле рәвештә телдәге лакуналарны тулыландыру, төгәлрәк әйткәндә, тел һәм текст семантикасында концептларның вербальләшү мәсьәләсен өйрәнү аеруча актуаль булып тора.

Бүлек җитәкчесе

Миңнуллин Бәхтияр Ким улы

Хезмәткәрләр

Вәлиева Миләүшә Зәки кызы

Мирхаев Рифат Фирдинат улы

Сәгъдиева Фәүзия Кәбир кызы