Халык иҗаты бүлеге

Халык иҗаты бүлеге

Фольклор секторы, хәзер халык иҗаты бүлеге, Институт оешкан елны аның кысаларында төзелә. Гомум фольклористикада кабул ителгәнчә, башта ук сектор хезмәткәрләренең эше өч юнәлештә билгеләнә:

1. Халык иҗаты әсәрләрен җыю өчен фольклор экспедицияләре оештыру;

2. Аларны бастырып чыгаруга әзерләү (классификацияләү, редакцияләү);

3. Халык иҗаты әсәрләрен фән күзлегеннән өйрәнү.

Күпъеллык системалы алып барылган экспедицияләр нәтиҗәсендә күп санлы материал-текстлар тупланды, ул яңа теоретик һәм практик проблемалар күтәрелүгә китерде. Татар халык иҗатының тарихи җырлары проблемасы өр-яңадан күтәрелде, күпмедер дәрәҗәдә хәл ителде.Татар халык эпосы яңа югарылыкта җитди теоретик дәрәҗәдә өйрәнелде.

Татар халкының тарихына, аның традицион рухи культурасына кызыксыну арткач, 1992 елда бүлектә татар халык иҗатын өйрәнүдә «Фольклор һәм татар халкының этник тарихы» дигән яңа юнәлеш барлыкка килде. Бу проблема буенча мәкаләләр, зур монографик хезмәтләр языла, докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклана.

Бүген татар халык иҗаты бүлеге (теоретик тикшеренүләр һәм экспедицияләр оештыру белән беррәттән) ике зур проектны тормышка ашыра: бу – татар телендә «Татар халык иҗаты»ның 25 томлык җыелмасын әзерләү (2 томы басылып чыкты) һәм рус телендә 15 томлык «Татарское народное творчество» тупланмасын бастырып чыгару (9 томы басылып чыкты).


Бүлек мөдире:

Ямалтдинов Ильмир Илдар улы

Фәнни хезмәткәрләр:

Дәүләтшина Ләйлә Хәсән кызы

Закирова Илсөяр Гамил кызы

Ишмөхәммәтов Наил Радик улы

Сафиуллина Рузия Фәһим кызы

Мөхәммәтҗанова Лилия Хатип кызы