Язма һәм музыкаль мирас үзәге – Мирасханә – Институтта 2007 елда оеша (2011 елга кадәр – кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды). Шуны истә тоту мөһим, 1972 елның мартында ук инде Институтта мөстәкыйль фәнни архив төзелә, аны архивлар эше буенча тәҗрибәле һәм талантлы белгеч Һава Абдулла кызы Сайманова җитәкли. 1986 елдан бу архив әдәбият белеме секторы составында эшли башлый, ул кулъязмалар һәм язучыларның, мәдәният эшлеклеләренең шәһси архивлары төркеме дип атала. 1987 елда әдәбият белеме секторыннан кулъязмалар һәм текстология бүлеге аерылып чыга, аны профессор Н.Г.Юзиев җитәкли. 1996–2011 елларда бу бүлек кулъязмалар, фәнни архив фонды исемендә йөри.

Бүлек фондында саклана торган хәзинәләр:

– күренекле татар язучыларының, композиторлар, театр эшлеклеләре һ.б.ның 170 тән артык шәхси архивлары. Мөстәкыйль фондларны Ш.Мәрҗәни, К.Насыйри, Г.Рәхим, Г.Тукай, М.Гафури, Ф.Әмирхан, Г.Камал, Ш.Мөхәммәдев, М.Җәлил, Х.Туфан, С.Сөләйманова, Г.Чагатай, С.Вахиди, Г.Йосыпов, Н.Воробьев, Н.Калинин, Г.Таһирҗанов, М.Гали, М.Гайнуллин, И.Салахов, С.Габәши, З.Хәйруллина һәм башка татар мәдәнияте эшлеклеләренең шәхси архивлары тәшкил итә;

– XII–XX гасырлар даталары белән иске татар, осман, үзбәк, гарәп, фарсы, калмык телләрендәге 7 меңнән артык кулъязма китап, 3 меңнән артык сирәк китаплар, берничә дистә меңнәр белән кулъязмалар. Алар Арасында Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани, Насретдин Рабгузи, Кол Гали, Мәхмүд бине Гали ас-Сараи, Әбүгалисина, Камалетдин Төркмәни, Хисам Кятиб, Мөхәммәд Чәләби, Нәвои, Мөхәммәдъяр, Өмми Камал, Әднаш Хафиз, Мәүлә Колый, Габди, Мөхәммәд Тафтазани, Г.Утыз Имәни һ.б.ның әсәрләре кулъязмалары бар;

– тарихи документлар, хатлар, шәҗәрәләр;

– музыкаль-этнографик язмалар, татар халкының музыкаль сәнгатенә кагылышлы материаллар;

– театр, концерт, бәйрәм афишалары, шамаилләр, листовкалар, эпитафия текстлары, мөрәҗәгатьләр һ.б.;

– татар фольклоры үрнәкләре коллекциясе: магнитофон язмасындагы 100 меңнән артык кыска җырлар, 2 меңнән артык сюжетлы һәм йола җырлары, такмазалар, меңләгән мөнәҗәтләр, 6 меңнән артык халык җырлары текстлары; 2 меңнән артык сюжетлы әкиятләр, 20 меңнән артык әйтем һәм мәкальләр, 3 меңнән артык бәйт, 120 ләп дастан, 4 мең табышмак, йөзләгән хикәят, риваятьләр һ.б.

Болар барысы да гуманитар профильдәге белгечләр өчен уникаль чыганаклар.

Материалларны саклау шартлары яхшырту максаты белән 2008 елда Казан Кремлендәге Манеж бинасы бүлек файдалануына бирелде.

Үзәк хезмәткәрләре бүген татар милли мәдәниятенә турыдан-туры кагылышлы кулъязмаларны, документларны әйләнешкә кертү өстендә зур эш алып баралар. Үзәк галимнәре тарафыннан әзерләнеп, соңгы елларда дөнья күргән басмалардан М.Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” (1995), “Татар кулъязма китабы” (2000), дистәдән артык китапны эченә алган сериядән “Татар археографиясе” (2010–2014) һ.б., С.Гыйләҗетдиновның “Описание рукописей на персидском языке из хранилища Института языка, литературы и искусства” (2002, 2006, 2007) хезмәтләре аеруча зур әһәмияткә ия.

Бүлек җитәкчесе

Гомәров Илһам Госман улы

Хезмәткәрләр

Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улы

Әхмәтьянов Рифкат Газизҗан улы

Әхмәтова Айгөл Илфак кызы

Галимов Салават Фарагатович

Гарипова Ләйлә Шамил кызы

Гилязутдинов Салим Мингазович

Мөбарәкшина Әлфия Раиф кызы

Насыйбуллина Нуридә Шәйкулла кызы

Рәмиев Зөфәр Зәйни улы

Сәлахов Абдулла Мөнир улы

Усманов Венер Мөдәррис улы

Ханнанова Гөлчирә Мәхмүт кызы 

Хасавнех Алсу Әхмәдулла улы

Юнысова Гүзәл Фәйзрахман кызы

Центр перспективных экономических исследований Академии Наук РТ 50 лучших инновационных идей для Республики Татарстан Виртуальный музей-библиотека Академии Наук Республики Татарстан Татарстанский ЦНТИ