Рамеев_З.

Рәмиев Зөфәр Зәйни улы

Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре

Филология фәннәре докторы

Профессор

Татарстан Республикасының атказанган фәнни эшлеклесе

1938 елның 24 июнендә туган

1955–1956 елларда Казандагы 3 нче номерлы техник училищеда укып, фрезерчы һөнәре ала.

1956–1958 елларда һәм 1962 елның гыйнвар-март айларында Казан авиация заводында фрезерчы булып эшли.

1962–1967 елларда ТАССРның Кама Тамагы районынынң 8 еллык мәктәпләрендә укыта.

1957–1967 елларда (шуның 1958–1961 елларында армия хезмәтендә була) читтән торып КДУда укый.

1967–1970 елларда ТӘҺСИда аспирантурада белем ала.

1970 елның 1 ноябреннән ТӘҺСИда (кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, ТӘҺСИ директоры урынбасары. Текстология бүлеге мөдире, баш фәнни хезмәткәр)

1973 елда “Поэзия Сибгата Хакима” дигән темага кандидатлык, 2002 елда “Татарская литература начала XX века: проблемы авторства, основного текста и хронологии” дигән темага докторлык диссертацияләре яклый

Фәндә алып бара торган төп юнәлешләре

XX гасыр башы татар классик әдәбияты тарихы һәм текстологиясе

Фәнни хезмәтләре исемлеге (соңгы 5 едңа):

Гаяз Исхакый. Әсәрләр: Унбиш томда. – 6 т.  / Төзүчеләр З.Рәмиев, Ф.Ибраһимова. Аңлатма һәм искәрмәләр язучы З.Рәмиев. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2005. – 447 б.; 7 т. / Төзүчеләр З.Рәмиев, Ф.Ибраһимова, Э.Галимҗанова, 2008; аңлатма һәм искәрмәләр: З.Рәмиев, Э.Галимҗанова, Г.Ханнанова, Ф.Кадыйрова; 9 т. 2012. Төзүчеләр: З.Рәмиев, Г.Хөснетдинова, Э.Галимҗанова; комментарийлар: З.Рәмиев, Г.Хөснетдинова, Ф.Кадыйрова; 10 т. 2013. Комментарийлар: З.Рәмиев, Г.Хөснетдинова, Э.Галимҗанова.

Тукай Габдулла. Сайланма әсәрләр: Ике томда. – 2 т. / Томны төзүчеләр: Э.Галимҗанова, З. Шәйхисламов, З.Рәмиев. Искәрмә белән аңлатмаларны әзерләүче һәм җаваплы мөхәррир З.Рәмиев  – Казан: Татар.кит.нәшр., 2006. – 383 б.

Монографияләр:

ХХ йөз башы татар әдәбияты: авторлык, төп текст һәм хронология мәсьәләләре – Казан: Школа, 2000. – 180 б.

Уразлы (Уразлино, Иске Каратай) авылы үткәненнән. –  Казан: Алма–Лит, 2004.– 142 б. 

Тукай һәм замандаш әдипләр (“Габдулла Тукай” энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар) . – Казан: ТаРИХ, 2004. – 7,0 п.л.

Булды сугыш, күрде авыл ... Казан: ТаРИХ, 2005. – 48 б.

Текстология татарской литературы начала ХХ века. К., 2008.  188 с.

Әдәбиятчы-текстолог язмалары.  Казан, 2014. 436 с.

1974 елдан башлап (өзекләр белән) ТӘҺСИ гыйльми советы әгъзасы; XXI гасыр башыннан ТР Милли китапханәсе гыйльми советы әгъзасы; 1981 елдан ТӘҺСИ диссертация советы әгъзасы

Бәйләнешкә керү өчен мәгълүмат

420111, Казан, К. Маркса ур., 12.; e-mail: zufarzayni@yaydex.ru