Яңалыклар

Котлыйбыз!
12.09.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Рәдиф кызы Надыршинаны филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясен уңышлы яклавы белән котлыйбыз!
Институт хезмәткәрләре Ульяновскида узган Халыкара конференция эшендә катнашты
09.09.2022
      Әлеге чара мәдәни мирасны саклау мәсьәләләренә багышланган иде. Ул XII Халыкара «Пластовская осень» рәссамнар ассамблеясе кысаларында В.И. Ленин исем. Ульяновск өлкә фәнни китапханәсендә (Китап сараенда) узды.
ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре: Красноярск өлкәсе
07.09.2022
      Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең чираттагы комплекслы экспедициясе 2022 елның 21-31 август көннәрендә Красноярск өлкәсенең Пировск районында эшләде.
«Тукай Троицкида»
05.09.2022
      6 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда «Тукай Троицкида» дип аталган күргәзмә ачыла. Анда июль аенда Троицк туган якны өйрәнү музее базасында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Троицк шәһәре хакимияте, «Россия рәссамнар берлеге» Бөтенроссия ...
Идел буе федераль округының «Сообщество» форумы
26.08.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре Идел буе федераль округының «Сообщество» форумы кысаларында оештырылган «Россия халыклары телләре: саклау һәм үстерү» секциясе эшендә катнаштылар.
ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре–2022: Красноярск өлкәсе
24.08.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты О.Р. Хисамов җитәкчелегендәге фәнни экспедиция бу көннәрдә татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең берсе булган Красноярск өлкәсенең Пировск районында эшли башлады.
Казакъстан Республикасының Кулъязмалар һәм сирәк китаплар милли үзәге хезмәткәрләре белән очрашу
22.08.2022
        19 августта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Татарстанга, Казакъстанның тарихы буенча документлар һәм кулъязмаларны ачыклау максатыннан,  эш визиты белән килгән Казакъстан Республикасы Кулъязмалар һәм сирәк китаплар милли үзәге вәкилләре белән  очрашу узды. 
Педагогик хезмәткәрләр форумы
18.08.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре 16 августта Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләре һәм идарә кадрларының «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына багышланган республика форумы эшендә катнашты.
Тукучылык буенча төбәкара фестиваль
17.08.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова җитәкчелегендәге яшь тукучылар, Татарстан уку йортлары укытучыларыннан торган бер төркем Удмуртиянең Республикасы Халык иҗаты йорты оештырган «Кросна» дип аталган заманча тукучылык фестивалендә...
«Фәнни Татарстан» журналының икенче саны
10.08.2022
      Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан республикада бик күп чаралар уза. «Фәнни Татарстан» журналының күптән түгел дөнья күргән икенче санында да татар халкы тарихындагы бу зур вакыйгага махсус бүлек багышланган.
"Тукай Троицкида” Бөтенроссия арт-пленэры
27.07.2022
      2-12 июль көннәрендә Троицк туган якны өйрәнү музее базасында (директоры Е.Г. Подгайко) “Тукай Троицкида” дип аталган Бөтенроссия арт-пленэры узды (проектның кураторы – сәнгать белеме үзәге мөдире Р.Р. Солтанова). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Троицк...
Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасы укырга теләүчеләрне көтә
18.07.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты республикабызда һәм аннан читтә татар филологиясе һәм сәнгать белеме өлкәсендә күппрофильле координацияләү үзәге булып тора.

Pages: Prev. 1 ... 26 27 28 29 30 ... 54 Next