Яңалыклар

Рәссамнар белән очрашу
15.12.2022
     Киләсе 2023 елда танылган якташыбыз, бөек опера җырчысы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан 13 декабрь көнне А.М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин исем. музейда Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова инициативасы белән Татарстан Республикасы...
«Татар гыйлеме» IV Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе үз эшен тәмамлады
10.12.2022
     Чара 9 декабрь көнне Язма мирас үзәгендә дәвам итте. Язма мирас үзәге мөдире, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров Мирасханә буенча оештырылган экскурсия барышында археография һәм чыганакчылыкның фәндәге урыны турында сөйләде, биредә сакланучы язма фондлар белән җентекләп таныштырды.
Мәгълүмати күрсәткечләрдә хаталарны ачыклау буенча конкурс җиңүчеләре билгеле булды
08.12.2022
      Г.Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин татар телендәге мәгълүмати күрсәткечләрдә хаталарны ачыклау буенча бәйгегә йомгак ясау тантанасында катнашты.
Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе: икенче көн
08.12.2022
      8 декабрьдә Халыкара яшьләр фәнни мәктәбендә катнашучылар секция утырышы кысаларында төрки телле китап сәнгате турында фикер алышты.
«Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе: беренче көн
07.12.2022
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залында Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырыла торган «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе үзенең эшен башлап җибәрде.
ТӘҺСИдә  татар халык стилендәге киез һәм ефәк эшләнмәләр   тәкъдим ителде
05.12.2022
     4 декабрьдә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында киез һәм ефәктән тегелгән татар халык стилендәге костюмнар тәкъдим ителде.
«Татар гыйлеме»  яшьләр фәнни мәктәбе
05.12.2022
     2022 елның 7-9 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә төрки телле китап тарихына багышланган ел саен үткәрелә  торган  «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе уздырыла. Чараның төп оештыручысы – Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
«Татарстан-Яңа гасыр» каналында –  ХХ гасырның 80 нче елларындагы Татарстан музыкаль сәнгате турында
01.12.2022
     Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре, музыка белгече Юнысова Гүзәл Фәйзрахман кызы «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалындагы «Каравай» тапшыруының ике чыгарылышы өчен интервью бирде.
«Евразия тарихы һәм мәдәниятендә Арал-Каспий төбәге»    Халыкара фәнни конференциясе
30.11.2022
     24-25 ноябрьдә унлап илдән килгән тарихчылар, археологлар, этнологлар, сәнгать белгечләре һәм башка экспертлар катнашында «Арал-Каспий төбәге» III Халыкара фәнни конференциясе узды. Аның эшендә филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре...
XXI гасыр төрки филологиясе проблемаларына  багышланган конференция
29.11.2022
     23-25 ноябрьдә Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалында татар һәм чуваш филологиясе кафедрасына 25 ел тулуга багышланган «XXI гасырда төрки филология: проблемалар һәм перспективалар» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем.Тел,...
Тубылда «Вәлиев укулары»
22.11.2022
      Филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов, филология фәннәре докторы, халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закирова, филология фәннәре кандидаты, лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Алинә...
Россия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советының 10 еллыгына багышланган конференция
18.11.2022
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмованың 2022 елның 16-17 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә узган «Россия: бердәмлек һәм күптөрлелек» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә ясаган чыгышы Россия Федерациясе...

Pages: Prev. 1 ... 23 24 25 26 27 ... 54 Next