«Минем җанда Галәм яши!»

«Минем җанда Галәм яши!»  27.02.2024       Ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хәбибуллина Лениза Газинур кызы 26 февраль көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының зур залында узган «Минем җанда Галәм яши!» дип исемләнгән иҗат кичәсендә катнашты. 
      Әлеге чара танылган язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Факил Сафинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелде. Юбилярны котларга Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм Башкортстаннан каләм һәм сәнгать әһелләре, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешмалары җитәкчеләре җыелды.

Возврат к списку