Яңалыклар

Халык эпосы – сәнгатьтә
27.10.2023
     Халыка яшьләр фәнни мәктәбенең икенче көнге иртәнге секция утырышында сәнгатьтә халык эпосы мәсьәләләре хакында сүз барды.
Нурихан Фәттах юбилее уңаеннан
27.10.2023
      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Ганиева 25 октябрьдә Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты.
«Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшен башлады
25.10.2023
     Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә эшли башлаган «Татар гыйлеме» Халыкара яшләр фәнни мәктәбе кысаларында төрки халыкларның эпик мирасы проблемалары турында фикер алышу күздә тотыла.
Театр үсешендә каһиннәрнең роле
25.10.2023
      Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Елена Шевченконың 24 октябрьдә Казан дәүләт яшь тамашачы театрында «Театрның А дан Я га кадәр популяр тарихы» циклыннан ясаган чираттагы чыгышы беренче театр формаларын булдыруда каһиннәрнең роленә багышланган.
«Фәнни Татарстан» журналының 2023 елгы өченче саны
25.10.2023
     «Фәнни Татарстан» журналының 2023 елгы өченче саны дөнья күрде
Төрки халыкларның эпик мирасына багышланган «Татар гыйлеме»  яшьләр фәнни мәктәбе
23.10.2023
      2023 елның 25–27 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты төрки халыкларның эпик мирасына багышланган «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбен оештыра.
Халыкара фәнни конференция үз эшен тәмамлады
18.10.2023
18 октябрьдә Халыкара фәнни конференция эше секция утырышлары белән дәвам итте
Галина Могильникованың 95 еллыгына багышланган кичә
18.10.2023
     2023 елның 15 октябрендә Дәүләт сынлы сәнгать музеенда ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан «Татарстан сәнгать белгечләре» сериясендә нәшер ителгән «Галина Аркадьевна Могильникова» китабы тәкъдим ителде. Чара ХХ гасырның икенче яртысында Татарстанның әйдәп баручы сәнгать белгече, республиканың...
Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте
17.10.2023
      Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» Халыкара фәнни конференциясе үз эшен башлады. Аның эшендә Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Россия төбәкләре, чит илләрнең (Казакъстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Әрмәнстан һ.б.) фәнни мәктәпләреннән...
«Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте»
16.10.2023
      Иртәгә, 17 октябрьдә, Казанда «Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» Халыкара фәнни конференциясе үз эшен башлый.
Туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен методик семинарлар
13.10.2023
       ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба һәм Питрәч муниципаль районнарының туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен «5-9 сыйныфларда «Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны укыту юллары»...
«Татар-информ» агентлыгында мәгълүмат конференциясе
11.10.2023
     «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы чираттагы матбугат конференциясендә дә 17-19 октябрьдә Казанда узачак «Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» Халыкара фәнни конференциясе турында фикер алышу көтелә.

Pages: Prev. 1 ... 12 13 14 15 16 ... 54 Next