Яңалыклар
12.12.2023
2023 елның 7-8 декабрендә Мәскәүдә VII «Россия Федерациясендә тел сәясәте» форумы узды. Аның эшендә филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ринат Сәфәров катнашты.
07.12.2023
ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының 5 нче гимназиясе базасында туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен «Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны яңа УМКлар...
06.12.2023
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты танылган прозаик, драматург, җәмәгать эшлеклесе Шамил Усмановның тууына 125 ел тулуга багышланган «1920-30 еллар татар әдәбиятында Шамил Усманов иҗаты» дип аталган түгәрәк өстәл утырышына чакыра.
04.12.2023
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2023 елның 13 декабрендә танылган язучы Чыңгыз Айтматовның тууына 95 ел тулуны билгеләп үтү чараларының республика планы кысаларында «Чыңгыз Айтматов иҗаты – төрки халыкларны бәйләп торган мирас» темасына түгәрәк өстәл үткәрә.