Title

Шәрипова Алсу Самигулла кызы

Директорның инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары

Филология фәннәре докторы

Фәнни биография:

югары белем: 1997-2002 елларда Казан дәүләт педагогика университеты татар филологиясе факультеты студенты. Диплом буенча белгечлек: «Татар теле һәм әдәбияты», квалификация: татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

аспирантура: 2002-2005 елларда Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты аспиранты. Белгечлек: 10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты).

Гыйльми дәрәҗәсе, казанышлары:

филология фәннәре кандидаты (2007 ел); белгечлек: 10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты).

Диссертация темасы: «Юныс Әминов драматургиясендә әхлак-этика концепциясе»; фәнни җитәкче – ф.ф.д., проф. А.Г. Әхмәдуллин.

 филология фәннәре докторы (2022 ел); белгечлек: 10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты).

Диссертация темасы: «XX – XXI гасыр башы татар драматургиясе: инвариант һәм аның тарихи трансформациясе».

 Фәнни тикшеренү өлкәсе татар әдәбияты тарихы; әдәбият теориясе; татар драматургиясе.

Элемтә өчен:

420111, Казан шәһәре, К. Маркс ур., 12 нче йорт

тел.: 8(843) 590-61-11

e-mail: alsu-samigullovna@yandex.ru

 РИНЦ тагы профильгә сылтама:

https://elibrary.ru/author_profile.asp?id=1024234

 Төп фәнни хезмәтләр:

Монографияләр:

1. Шәрипова А.С. Юныс Әминев драматургиясендә әхлакый-гуманистик концепция. – Казан: ТӘһСИ, 2018. – 144 б.

2. Шарипова А.С. Татарская драматургия XX – начала XXI века: проблема инварианта. – Казань: ИЯЛИ, 2022. – 336 с.