Миннуллин К.М.

Миңнуллин Ким Мөгаллим улы

Филология фәннәре докторы

Профессор, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

1959 елның 4 гыйнварында Башкортстан АССР (Башкортостан Республикасы)ның Илеш районы Шәммәт авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннан район үзәге Югары Яркәй урта мәктәбен тәмамлый.

1974–1977 елларда Казанның С.П.Горбунов исем. авиация заводы каршындагы 3 нче номерлы һөнәри-техник училищенда укый.

1985 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, “татар теле һәм әдәбияты” белгечлегенә ия була.

1986 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм тарих институтына асирантурага укырга керә

1988 елда шушы Институтның халык иҗаты бүлегендә кече фәнни хезмәткәр дәрәҗәсендә эшли башлый.

1996 елда “Жанр песни в татарской поэзии” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1996–2006 елларда ТР Министрлар кабинеты аппаратында башта ТР Премьер-министры урынбасары секретариатында баш референт, аннан Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү буенча бүлек башлыгы, мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы вазифаларында эшли. Телләр турындагы законнарны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Республикадагы министрлыклар, ведомстволар, шәһәр һәм район идарә органнары, фәнни учреждениеләр һәм уку йортлары эшчәнлеген координацияли. Шушы ук елларда ТР Министрлар кабинеты каршындагы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” ТР законнарын тормышка ашыру буенча Комитет секретаре вазифасын да үти.

2001 елда “Песня как искусство слова” дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

2006 елның октябрендә ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры булып сайлана.

Бәйләнешкә керү өчен мәгълүмат

420111, Казан, К. Маркса ур., 12; тел.: 292-76-59; e-mail: iyali.antat@mail.ru