Яңалыклар

«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең икенче басмасы чыкты
12.02.2021
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография хезмәткәрләре төзегән «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең икенче басмасы – тулыландырылган һәм төзәтелгән беренче һәм икенче томнары – Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.
Көньяк-көнбатыш Башкортстанның татар сөйләшләре формалашуы
10.02.2021
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан филология фәннәре докторы, профессор Дария Рамазанованың «Көньяк-көнбатыш Башкортстанның татар сөйләшләре формалашуы» монографиясенең икенче басмасы әзерләнде. («Формирование татарских говоров юго-западного Башкортостана» / ...
«Интеллект. Мәдәният. Карьера» конференциясе
10.02.2021
    Филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлеге мөдире Ә.М.Закирҗанов 6 февральдә, Россия фәне көне алдыннан, мәктәп укучыларының Казан шәһәренең 90 нчы гимназиясендә узган республикакүләм «Интеллект. Мәдәният. Карьера» конференциясендә катнашты.
Рауза Солтанова - «Театраль роман-2020» премиясе лауреаты
10.02.2021
    «Театраль роман-2020» премиясе лауреатлары узган елның декабрендә үк игълан ителгән иде. Алар арасында – сәнгать белеме докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова да бар («Татар театрының сценографиясе:...
Яңа китап: «Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты»
02.02.2021
«Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты»
   (Мөхәммәтҗанов Р.М. Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты / төз.: И.И. Ямалтдинов, И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 228 б.)
  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән...
«Башкортстан татар сөйләшләре: ареаль аспект» исемле китап дөнъя күрде
02.02.2021
     Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында филология фәннәре кандидаты, лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Миңнира Булатованың «Башкортстан татар сөйләшләре: ареаль аспект» исемле китабы дөнья күрде.
«Татар могиканы» әдәби-музыкаль кичәсе
02.02.2021
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге хезмәткәрләре татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханның (1886–1926) тууына 135 ел тулуга багышланган «Татар могиканы» әдәби-музыкаль кичәсендә катнаштылар.
"Татарстан-Яңа гасыр" каналында - ТӘҺСИнең фәнни экспедицияләре турында
30.01.2021
   2021 елның 18 гыйнварында «Татарстан – яңа гасыр» телеканалындагы «Манзара» тапшыруы сюжетларының берсе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы фәнни экспедицияләренә багышланган иде. Чыгарылышта, Россия Федерациясе төбәкләренә уздырылган экспедицияләр составында...
"Әдәби сүз хакы» җыентыгы дөнья күрде
29.01.2021
    Филология фәннәре докторы, профессор, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхинның «Әдәби сүз хакы» (Яхин Ф.З. Әдәби сүз хакы. – Казан: ТӘһСИ, 2020. – 400 б.) исемле җыентыгы дөнья күрде.
   Әдәбият...
«Татар тел белеме: Минзәлә сөйләше нәрсә ул?»
26.01.2021
«Татар тел белеме: Минзәлә сөйләше нәрсә ул?»
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фән буенча директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамовның шул исемдәге мәкаләсе «Миллиард.татар» сайтында дөнья күрде.
Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Стәрлебаш авылы
22.01.2021
Башкортстан Республикасының Стәрлебаш авылы тарихы язма чыганакларда
   Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре Венер Усмановның «Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Стәрлебаш авылы» китабы (Казан: ТӘһСИ, 2020. – 208 б.) дөнья күрде. ...
    Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Актаныш районы төзелүгә 90 ел, Актаныш авылына нигез салынуга 310 ел тулуга багышланган «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе» исемле Төбәгара фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.

Pages: Prev. 1 ... 40 41 42 43 44 ... 54 Next