Яңалыклар
25.09.2023
2023 елның 23 сентябрендә ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты классик язучы, галим, телче, тарихчы, тәнкыйтьче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның туган ягы – Башкортстанның Авыргазы районы Толбазы авылыннан Габитов Рәшит Гали улы җитәкчелегендәге төркемне кабул итте.
20.09.2023
ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендәге тупланган кулъязмалар һәм басма китаплар коллекциясе галимнәрдә зур кызыксыну уята. 20 сентябрьдә Мирасханәгә килгән галимнәр төркемендә Якын Көнчыгыш һәм Көньяк Азиядән килгән Коръән белгечләре, текстологлар, археографлар һәм каллиграфлар бар иде....
19.09.2023
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни экспедициясе бу көннәрдә халык иҗаты бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Л.Х. Дәүләтшина җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Ютазы районында эш алып бара.
19.09.2023
15 сентябрьдә «Черек күл» паркы амфитеатрында «Сәхнәдән тыш спектакльләр, яки Сайт-специфик театры нәрсә ул?» («Спектакли вне сцены, или Что такое театр сайт-специфик?») дигән темага ачык лекция узды. Казан дәүләт яшь тамашачы театры оештырган әлеге чарада Сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, театр тәнкыйтьчесе, филология...
18.09.2023
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре А. К. Җәләлиева 2023 елның 12-13 сентябрендә «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» Федераль проекты кысаларында «Музей-күргәзмә экспозицияләренең цифрлы дизайнында заманча тенденцияләр» һөнәри белем бирү программасында спикер сыйфатында...
18.09.2023
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Яшел Үзән районының туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен «5-9 сыйныфларда «Туган тел (татар теле)», «Туган (татар) телдәге әдәбият» уку предметларын яңа буын УМКларыннан файдаланып укыту үзенчәлекләре»...
15.09.2023
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – гомуми лингвистика бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәүзия Сәгъдиева, шул ук бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәре Энҗе Кадыйрова, текстология бүлеге мөдире Эльмера Галимҗанова, шул ук бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәрләре Гөлнара Зәйниева һәм Гөлназ Хөснетдинова, фәнни хезмәткәрләре...
08.09.2023
Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Гөлназ Гыйлемьянова «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында 7 сентябрьдә узган «Профессиональ музыка сәнгате: Россия һәм Кытай мәдәниятләренең чагылышы» дип аталган мәдәният сессиясендә катнашты....