Яңалыклар

Түгәрәк өстәлгә чакырабыз
06.12.2023
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты танылган прозаик, драматург, җәмәгать эшлеклесе  Шамил Усмановның тууына 125 ел тулуга багышланган «1920-30 еллар татар әдәбиятында Шамил Усманов иҗаты» дип аталган түгәрәк өстәл утырышына чакыра.
 Халыкара Михоэлс укулары
04.12.2023
      Сәнгать фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова – «Күпмилләтле мәдәният контекстында милли театр» исемле традицион Михоэлс укуларының даими катнашучысы.
Чыңгыз Айтматов иҗатына багышланган түгәрәк өстәлгә чакырабыз
04.12.2023
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2023 елның 13 декабрендә танылган язучы Чыңгыз Айтматовның тууына 95 ел тулуны билгеләп үтү чараларының республика планы кысаларында «Чыңгыз Айтматов иҗаты – төрки халыкларны бәйләп торган мирас» темасына түгәрәк өстәл үткәрә.
Вәлиев укулары
04.12.2023
      Филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамов «Вәлиев укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Чит ил драматургиясе  Казан сәхнәләрендә
01.12.2023
      Сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко 24 ноябрьдә башкалабыз театрларында чит ил драматургиясе турында лекция белән Казан Яшьләр театрында чыгыш ясады.
Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?
30.11.2023
        Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәтләре белән таныштыруны дәвам итәбез.
Хакасия Республикасы галимнәре ТӘҺСИдә
30.11.2023
     28 ноябрьдә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тәҗрибә уртаклашу максаты белән Хакасия Республикасыннан галимнәр килде.
Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына
29.11.2023
     Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре язучы, журналист һәм тәрҗемәче Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына һәм аның тормыш иптәше, «Аң» журналының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәниянең 135 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты.
IV Андреев фәнни укулары
28.11.2023
       Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәрләре – сәнгать белеме кандидаты Н.В. Герасимова һәм А.К. Җәләлиева 13-15 ноябрьдә Царицыно дәүләт музей-тыюлыгында (Мәскәү) узган IV Халыкара Андреев фәнни укулары эшендә катнашты.
А.Н. Островскийның тууына 200 ел тулуга багышланган конференция
27.11.2023
      ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Айгөл Салихова «А.Н. Островский. Талант һәм социум» дип аталган Халыкара фәнни конференция эшендә катнашты.
«Шәҗәрәләр – нәсел агачы» IX төбәкара фәнни-гамәли конференциясе
24.11.2023
       ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Э.И. Сафина, жюри әгъзасы буларак, «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» IX төбәкара фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашты.
Яр Чаллы шәһәрендә «Гаяз Исхакый. Көндәлекләр»  китабы тәкъдим ителде
24.11.2023
      23 ноябрьдә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге җитәкчесе Э.М. Галимҗанова, бүлекнең фәнни хезмәткәрләре Ә.Х. Алиева һәм Ф.Г. Фәйзуллина Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә чарада катнаштылар.

Pages: Prev. 1 ... 9 10 11 12 13 ... 54 Next