Могильникова тат

Могильникова тат 24.07.2020
    «Татарстанның сәнгать белгечләре " сериясеннән беренче китап дөнья күрде. 
   Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ирина Лобашеваның монографиясе укучыларны республика сәнгать фәнендә зур урын алып торган белгечләрнең берсе – Галина Аркадьевна Могильникова белән таныштыра. Казанда сынлы сәнгать музееның беренче директоры буларак, аңа кырык биш елдан артык иҗади һәм фәнни ачышларга, җитди тикшеренүләргә, күренекле вакыйгаларга бай эшчәнлеген багышлый. Г.Могильникова 1960 нчы елларда киң тамашачыга Н.И. Фешинның иҗаты турында мәгълүмат бирә. Рус сәнгатенең танылган осталары белән беррәттән, республикабызда иҗат итүче замандаш рәссамнарны популярлаштыруга да зур өлеш кертә.  
   "Галина Могильникова (1928-2001)" китабы Казан төбәгенең сәнгать фәне үсешенә кыскача тарихи күзәтүдән башлана, аннары белгеч турында җентекле биографик очерк бирелә. Моннан тыш, аның төп хезмәтләре, шулай ук эшчәнлегенә багышланган язмалар исемлеге китерелә. Бай фотоматериал, архив документлар җыелмасы, автор басмаларының хронологик эзлекле үрнәкләре әлеге уникаль шәхеснең күпкырлы иҗади һәм фәнни тормышын, Татарстан сәнгать фәнендә тоткан зур ролен ачык күрсәтә. 
   Әлеге китап ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелеге, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Р. Р. Солтанова, Дәүләт сынлы сәнгать музее, аның фәнни архивы җитәкчелеге ярдәме белән дөнья күрде; Г.А.Могильникованың кызы М.И. Коган, документлар һәм фотоматериаллар биреп, басманы әзерләүдә актив катнашты.

Возврат к списку