Идель тат

06.07.2020
    Мәктәптә туган телләрне өйрәнү өлкәсендәге үзгәрешләр республиканың фәнни-педагогик җәмәгатьчелегеннән туган телне укытуның бөтен системасын модернизацияләүне таләп итәләр. Бу таләпне канәгатьләндерү өчен, Г. Ибрагимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре (милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре) туган тел (татар теле) һәм әдәбиятыннан яңа буын уку-укыту методик комплексларын әзерләү һәм гамәлгә кертү буенча нәтиҗәле эш алып баралар.
   Әлеге максатны тормышка ашыру процессында нинди проблемалар бар? Галимнәр тарафыннан вакыт таләпләренә туры килә торган нинди яңалыклар тәкъдим ителә? Республика мәктәпләрендә яңа дәреслекләр апробацияне ничек уза? Ата-аналарны, педагогларны, республиканың мәдәни җәмәгатьчелеген кызыксындырган шушы һәм бу өлкәдәге башка җитди мәсьәләләргә бәйле фикерләрен ТӘҺСИ директоры Ким Миңнуллин, Институтның милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Мөхәрләмова, бүлек хезмәткәрләре, туган телдән 1–4 сыйныфлар өчен яңа укыту-методик комплексларын эшләүче Мөслимә Шәкүрова һәм Лилия Гыйниятуллина “Идел” журналы укучылары белән уртаклашалар. Интервью журналның июнь санында басылган.


Возврат к списку