Фильм-тат

Фильм-тат 01.07.2020
   Тиздән, агымдагы елның август аенда, әдәби җәмәгатьчелек татар һәм башкорт әдәбияты классигы, шагыйрь, фольклорчы, драматург Мәҗит Гафуриның 140 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге датага багышланган чаралар кысаларында ТНВ каналының «Ватандашлар» программасы журналистлары Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре катнашында язучының тормышы һәм иҗатына багышланган сюжет әзерләде.
    Фильм ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә төшерелде, биредә язучының улы Әнвәр тарафыннан тапшырылган документлар (барлыгы – 112 саклау берәмлеге) тупланган фонд та бар.
    Әлеге документлар турында (алар арасында – язучының автографлары, 1923 елдан 1929 елга кадәр язган хатлары, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Зариф Бәшири корреспонденцияләре, шулай ук хатыны Зөһрәнең автографы һәм әдәбият белгече Гали Халит кулъязмалары, мемуарлар, фоторәсемнәр) филология фәннәре кандидаты, Язма һәм музыкаль мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Хасавнех сөйләде.
   Филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Еникеев классикның тормышы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясады.
   Узган гасыр башында М.Гафури күтәргән күп кенә мәсьәләләр бүгенге иҗтимагый проблемалар белән дә аваздаш, бу исә, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директор урынбасары Марсель Ибраһимов билгеләп үткәнчә, язучы иҗатының безнең көннәрдә дә актуаль булуын күрсәтеп тора.
   М.Гафури әсәрләренең текстологиясе мәсьәләләренә үз вакытында классикның 4 томлы әсәрләр җыентыгын әзерләүдә катнашкан филология фәннәре докторы, Язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиев тукталды.
   Тапшыруны ТНВ каналында карарга мөмкин: https://tnv.ru/tv-projects-item/vatandaslar/

        

Возврат к списку