книги отдела лексикография

книги отдела лексикография 25.06.2020
    Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының күпкырлы эшчәнлек юнәлешләреннән берсе лексикография, ягъни сүзлекләр төзү белән бәйле. Гомумән, татар теленең басма сүзлекләрен төзүнең 200 елдан артык тарихы бар. 
   Соңгы вакытта лексикография бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән ике сүзлек – «Татар теленең орфоэпик сүзлеге» һәм «Татар теленең кыенлыклар сүзлеге» дөнья күрде. Аларның икесе дә хәзерге татар телендә норматив кулланышны билгеләү, саклау һәм ныгыту максаты белән төзелде.  
    «Татар теленең орфоэпик сүзлеге» – исеменнән үк күренгәнчә, татар сүзләренең әдәби әйтелешен һәм басымын чагылдыра торган сүзлек. Орфоэпик нормаларны билгеләгән мондый сүзлек 1995 елда Х. Сәлимов тарафыннан төзелеп бастырылган иде. Аның нәшер ителүенә ике дистәдән артык ел үтү һәм ул күптәннән сирәк очрый торган библиографик китапка әйләнү сәбәпле, яңа орфоэпик сүзлек төзү ихтыяҗы бәхәссез иде. Лексикография бүлеге хезмәткәрләре Р.Т.Сәфәров, А.Ә.Тимерханов һәм О.Н.Галимова әзерләгән «Татар теленең орфоэпик сүзлеге» һөнәре сөйләмә тел белән бәйле булган белгечләр – филологлар, татар теле укытучылары, лекторлар, радио һәм телевидение дикторлары, актёрлар һәм башкаларга ярдәмгә төзелде. 
   И.И.Сабитова, Э.И.Сафина һәм Ф.И.Таһирова тарафыннан төзелгән «Татар теленең кыенлыклар сүзлеге» – татар лингвистикасы тарихында әлеге юнәлештә төзелгән беренче сүзлек. Анда матур әдәбият, газета-журнал, Интернет челтәре кебек төрле чыганаклардан сүзләрнең ялгыш кулланылган очраклары тупланып бирелә, системалаштырыла, кыенлык тудырган очракларның асылы, төрләре, сәбәпләре, дөрес вариантлары китерелә. Мондый төр белешмәлекләр телебезнең сафлыгын саклауга хезмәт итә, язылыштагы төрлелектән качу һәм сүзләрне ялгыш куллануны булдырмау өчен төзелә. Күп кенә редакторлар үзләрен борчыган сорауларга бу сүзлектән җавап табар дип ышанабыз. 
    Болардан тыш, лексикография бүлегендә күптәннән дәвам итеп килгән проектлар да бар. Беренче чиратта, бу – алты томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзү. Аны төзү эшендә бүлектәге һәр хезмәткәр катнаша. Сүзлекнең 1 нче томы 2015 нче елда басыла башлап, һәр ел саен берәр том дөнья күрә килде. Шулай итеп, бүген аның биш томы инде нәшер ителде, хәзерге вакытта соңгы алтынчы томы эшләнә.  
    Шуны да әйтергә кирәк, тарих дәвамында әдәби татар теле туплаган байлыкны чагылдырган бу сүзлек берьюлы ике форматта эшләнде: аның традицион кәгазь варианты басылды, электрон варианты исә онлайн режимда файдалану өчен «Сүзлекләрнең электрон фонды»на (http://suzlek.antat.ru/indexR.php ) урнаштырылды. Моннан тыш, сүзлекнең кәгазь вариантының электрон күчермәсе Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сайтында (http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/ ) урын алды. Теләгән һәр кеше өчен аны үзенә йөкләп алу мөмкинлеге бар. 
   Сүзлекнең кәгазь вариантын бастыру «2014–2022 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында башкарылып килде. Программада сүзлекнең тиражы шактый чикле күләмдә билгеләнгән. Шул сәбәпле 2020 елдан башлап Татарстан китап нәшриятында бастыру өчен алты томлыкның тулыландырылган һәм төзәтелгән икенче басмасы әзерләнә башлады. План буенча быел аның беренче ике томы нәшер ителергә тиеш.

Возврат к списку