Фонды ЦПиМН на тат

18.06.2020
    Язма истәлекләрне, язучыларның шәхси архивларын, гомумән, татар халкының милли-мәдәни мирасын туплау һәм өйрәнү буенча Татарстан АССРның Мәгариф Халык комиссариаты каршындагы Академүзәк тарафыннан башланган максатчан эш бүген дә дә актив рәвештә дәвам иттерелә.
    Г. Ибраһимов исем. Тел, Әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә сакланучы бай мирасның шактый өлешен шәхси архивлар тәшкил итә, бүгенге көндә мондый фондларның гомуми саны 200 дән артык. Аларда күренекле татар язучылары һәм мәдәният эшлеклеләренең төрле язма чыганаклары (документлар, хатлар, әсәрләр һ.б.) тупланган. Үзәк хезмәткәрләре тарафыннан шәхси архив материалларын эшкәртү, тасвирлау һәм фәнни әйләнешкә кертү буенча зур эш алып барыла.
    2019 елда, мәсәлән, Мирасханә хезмәткәрләре тарафыннан танылган татар язучысы, педагог, ТАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе Самат Фәтхерахман улы Шакировның (1924-1998) фондын фәнни-техник эшкәртү тәмамланды.
    С. Шакировның шәхси фонды Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивына 1999, 2001 елларда тапшырыла. Кабул ителгән материалларны җентекләп өйрәнү язучының биш тасвирламадан торган фондын булдырырга мөмкинлек бирде, аларда С.Шакировның иҗаты, эшчәнлеге һәм биографиясе буенча материаллар, фоторәсемнәр, шулай ук башка шәхесләргә бәйле мәгълүматлар тупланган.
   Шакир (Шакиров) Самат Фәтхерахман улы 1924 елның 14 апрелендә Арча кантонының Күбән авылында туа. Казан университетын тәмамлап, авыл мәктәбенә укытучы булып эшкә килә (1957), соңрак, 1958-1962 елларда, хезмәт юлын Татарстан китап нәшриятында дәвам итә.
   Бөек Ватан сугышында катнашканлыктан, соңрак язган әсәрләрендә сугыш темасының үзәктә булуы да очраклы түгел. Бу уңайдан «Минем шатлыгым» («Моя радость», 1962) лирик шигырьләр җыентыгын, «Яраннар чәчәк аткан» («Расцвели герани», 1984), «Төнбоеклы күл буенда» («У озера», 2004) әсәрләрен, балалар өчен язылган «Бәхетле көнем» («Счастливый день», 1951) җыентыгын атап китәргә була. Ул – «Абдулла Алиш» (1970), «Алар сафта» («Они в строю» (1985), «Сугыш язмалары» («Летопись войны», 1968) исемле басмаларның автор-төзүчесе дә. Әлеге җыентыкларда сугыш кырында ятып калган татар язучыларының әсәрләре, аларның тормышы һәм иҗаты турында очерклар тупланган.
    Соңгы вакытта Мирасханә хезмәткәрләре күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның фондын да эшкәртеп бетерделәр.
    Т. Миңнуллин материаллары Мирасханә архивына 1993-1995 елларда тапшырылган. Фондның шактый өлешен авторның хатлары тәшкил итә. Икенче тасвирламага авторның сәяси активлыгы белән бәйле хатлар һәм драматургия эшчәнлегенә кагылышлы материаллар кертелгән. Моннан тыш, әдип тарафыннан татар халкының авыз иҗаты һәм музыкаль мирасы буенча бик күп материаллар тупланган.
    «Эшчәнлегенә бәйле материаллар» тасвирламасыда, авторның беренче әсәрләренең кулъязмалары белән беррәттән, төрки халыклар арасында киң танылу алган әсәрләре дә урын алган. Алар арасында «Насыйбулла боткасы» (1958) шигырьләр җыентыгы, «Вак-төякләр» (комедия, өч бүлектә, 1958), «Эзләрсең – таба алмассың ...» (хикәя), «Әниләр һәм бәбиләр» (пьеса, 1983), «Акбай, Тәмлетамак һәм этбүреләр» (пьеса, ике бүлектә, 1991), «Казан турында», «Туган як юллары», «Милләттәшләр белән очрашу» мәкаләләре, шулай ук чыгышлар, докладлар, рецензия һәм аннотацияләр бар.
     Өченче тасвирламаны, нигездә, автор тарафыннан башка шәхесләргә бәйле тупланган материаллар тәшкил итә. Бу бүлектә Ә. Кәримуллинның «Татарлар: этнос һәм этноним, яки Идел буе болгарларын ни өчен татарлар дип атыйлар?» (1976), А.Надыйровның «Милли телләрне ирекле өйрәнү турында» (1989), Х. Туфанның «...Ни була соң инде...» шигырь фрагменты , Х. Ахунҗанов язган портрет, «ССР Союзы һәм Союз Республикаларының җир турында законнары нигезләре» проекты күчермәсе кебек кулъязма материаллар һ. б. белән танышырга мөмкин.
     Самат Шакир һәм Туфан Миңнуллин фондларының тасвирламалары Үзәк сайтына miras.info адресы буенча урнаштырылачак.

Возврат к списку