ФТ№12020 - обзор- тат

ФТ№12020 - обзор- тат 11.06.2020
    «Фәнни Татарстан» журналының чираттагы – 2020 елның беренче саны дөнья күрде.
     Журналның даими укучысы беренче чиратта басманың яңа бизәлешенә игътибар итми калмас – аны «Туган тел (татар теле)» яңа буын дәреслекләренең рәссамы Андрей Шляпкин башкарды.
    Беренче санның эчтәлеге бик тә кызыклы. Традиция буенча, анда Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) фәнни хезмәткәрләренең, башка төбәк галимнәренең төрки тел һәм әдәбият белеме, тарихы буенча, шулай ук сәнгать өлкәсендәге актуаль проблемаларга багышланган фәнни мәкаләләре урын алган.
    Журналны филология фәннәре кандидаты, СПбДУ доценты Николай Телицинның борынгы уйгур телендә парлы фигыльләр турындагы мәкаләсе ачып җибәрә. «Тел белеме» рубрикасында шулай ук филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Р. Мирхәевнең «XIX гасыр азагы – XX гасыр башы татар мәгърифәтчелек прозасы әсәрләрендә дини лексиканы куллану үзенчәлекләре»; филология фәннәре кандидатлары, Яр Чаллы педагогия университеты доцентлары Р. Мөхиярова һәм Р. Закировның «XX йөз башы язма әдәби тел лексикасының кайбер үзенчәлекләре»; филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Г. Галиуллинаның «Хәзерге татар гаиләләрендә туганлык атамаларының кулланылышы» исемле мәкаләләре тәкъдим ителә.
    «Әдәбият белеме» рубрикасында филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең гыйльми сәркатибе А.Шәрипованың азәрбайҗан-татар әдәби-мәдәни багланышларын үстерүгә зур өлеш керткән күренекле язучы, публицист, Азәрбайҗанның сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе Нариман Наримановның тууына 150 ел тулу уңаеннан язылган мәкаләсе игътибарны җәлеп итә. Бу иредә шулай ук аз өйрәнелгән, заманында Габдулла Тукайның дөньяга карашын формалаштыруга сизелерлек йогынты ясаган татар шагыйре Мирхәйдәр Чулпаныйның эшчәнлеге һәм иҗаты белән танышырга мөмкин (авторы - филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең өлкән фәнни хезмәткәре Н. Насыйбуллина).
    Филология фәннәре докторы, КФУ доценты Н.Юсупованың мәкаләсе – 1960–1980 елларда татар шигъриятендә яшерен эчтәлек һәм аны җиткерү юлларына; филология фәннәре кандидаты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Г.Каюмованыкы Р.Хәмид драмаларында персонажларның әхлакый-психологик халәтен анализлауга багышлана.
     Соңгы елларда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре алып барган нәтиҗәле фәнни-тикшеренү эшләренең бер юнәлеше – Россиянең татарлар күпләп яши торган төбәкләренә комплекслы экспедицияләр оештыру. «Фәнни Татарстан» журналының бу санында шундый экспедицияләр вакытында табылган материалларга нигезләнеп язылган берничә мәкалә урнаштырылган: филология фәннәре докторы, халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Л.Мөхәммәтҗанова, аспирант Г. Хөсәенованың «Пермь төбәге әкиятләре: охшаш сюжетлар һәм мәдәни кыйммәтләр»; сәнгать фәннәре кандидаты, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Л. Шкляеваның «Ульяновск өлкәсе мишәрләрендә укалап чигү»; филология фәннәре кандидаты, лексикология һәм диалектология бүлеге фәнни хезмәткәре Ә. Булатованың «Азнакай районы Мөслим авылының җирле сөйләш үзенчәлекләре» мәкаләләре.
    Журналда шулай ук татарстанлыларга яхшы таныш яки бик үк таныш булмаган шәхесләр турында язылган материаллар да бар. Сәнгать фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең театр һәм музыка бүлеге мөдире Э. Галимованың «Сәгыйть Сүнчәләй һәм музыка», тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исем.Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Э.Сәлахованың «Миңлебай авылы мулласы Гыйльман хәзрәтнең мәгърифәтчелек эшчәнлеге»; «Зәйнәп Максудова һәм Шакир Абиловның «Шагыйрь Сөләйман Саксини һәм аның «Достанда Могҗизәт» әсәре (19 йөз)» (текст Амстердам университеты ассистент-профессоры Ә. Бостанов тарафыннан әзерләнгән); шулай ук филология фәннәре докторы, РФА Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ә.Сибгатуллинаның «Нәселем – Казаннан» мәкаләләре – шундыйлардан. СоңгысыТөркиядә танылган, әмма Татарстанда бөтенләй билгесез хатын-кыз, Төркиянең сул хәрәкәте лидеры , Эшче партиясе җитәкчесе Бәһиҗә Боран турында.
     Укучылар шулай ук «Казанның Дары бистәсе зираты ташъязмалары» (авторы – филология фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исем.Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре А. Гайнетдинов); «Рәссамнар иҗатында Сөембикә портретлары» (ТӘһСИнең тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге аспиранты Е.Савченко) җәлеп итәчәк; «Татар теле дәресләрендә толерантлык» (авторы – филология фәннәре кандидаты., КФ(П)У доценты Р.Сагдиева) мәкаләсе, һичшиксез, педагог-методистларда, укытучыларда кызыксыну уятыр.
    «Яңа китаплар» бүлегендә «Әлфрид Бостановның «Зәйнәп Максудова китапханәсе» дигән китабына (авторы – филология фәннәре докторы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар әдәбияты кафедрасы мөдире Ф. Сәйфуллина) һәм сәнгатъ фәннәре докторы Р.Р. Солтанованың «Татар театрының сценографиясе: төп үсеш этаплары һәм закончалыклары (XX - XXI гасыр башы)» монографиясенә (авторы – культурология докторы, профессор Н. Розенберг) рецензияләр урнаштырылган.
    Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галимнәре Р.Хәертдинов, Р.Равилов, Т. Әхмәтов, И. Камалдинов мәкаләсендә соңгы 20 елда шушы югары уку йорты хезмәткәрләре катнашындагы фәнни ачышлардан Татарстан Республикасы терлекчелегендә селекция казанышлары тәкъдим ителгән.
   Күп кенә фәнни мәкаләләр фоторәсемнәр белән тулыландырылган. Алар журналның ахырында урнаштырылган.
   Әлеге материаллар белән тулырак «Фәнни Татарстан» журналының http://ft.antat.ru адресы буенча урнаштырылган электрон версиясендә танышырга мөмкин.

Возврат к списку