Новый японский вестник-тат

Новый японский вестник-тат 10.06.2020
Татар мөһаҗирләре тарихы буенча мөһим чыганак ачык кулланылышка урнаштырылды.
    Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2020 елның 2–3 февралендә АКШка визиты вакытында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре республикага 1933–1934 елларда чыккан «Яңа япон мөхбире» («Новый Японский вестник») журналының 14 санын тапшырган иде. Алар, хөкүмәт карары нигезендә, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенә даими саклауга бирелде.
     «Япон мөхбире» журналы Токиода 1931 елда чыга башлый. Бер елдан соң аның исеме «Яңа япон мөхбире» дип үзгәртелә. 1932 елның 20 декабреннән 1938 елның апреленә кадәр, ягъни журналга нигез салучы һәм аның мөхәррире Мөхәммәт Габделхәй Корбангалиев Дайрянга сөргенгә озатылганчы, даими рәвештә басыла. 1933–1937 елларда журнал 20–30 биттән 70 биткә кадәр күләм белән ай саен чыгып бара. Ул тыгыз сары кәгазьдә басылган һәм типографик яктан шактый югары дәрәҗәдә башкарылган. Журналның барлыгы 61 саны дөнья күрә (соңгысы 1938 елның апрелендә басыла). Беренче басмалар тулысынча диярлек Корбангалиевнең имзаланган һәм аноним язмаларыннан гына торган. Журнал мәгълүмати белешмәлек буларак кабул ителә, аның максаты мөселман мөһаҗирләрен Япония һәм дөньядагы иҗтимагый-сәяси вазгыять белән таныштырып барудан гыйбарәт булган.
     Язма һәм музыкаль мирас үзәге хезмәткәрләре тарафыннан журнал номерларына беренчел фәнни анализ ясалды һәм алар цифрлаштырылды. Барлык нөсхәләр дә Язма һәм музыкаль мирас үзәге сайтына ачык кулланылышка түбәндәге адрес буенча урнаштырылды: http://miras.info/projects/mirasxane/periodicals/386-jaa-japon-mhbire-.html.
     Pdf форматындагы аерым саннарны йөкләп алырга мөмкин, бу исә татар тарихы, Ерак Көнчыгыштагы татар мөһаҗирлеге белән кызыксынучыларга журналда басылган барлык эксклюзив һәм оригинал материаллар белән танышу мөмкинлеген бирә.
    Параллель рәвештә журналның текстын хәзерге татар шрифтына транслитерацияләү эше башланды. Проектны тәмамлау вакыты – 2020 ел азагы.
   Исегезгә төшерәбез, «2014–2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган иске татар басма текстларын гарәп графикасында уку һәм кириллицага күчерү программасы Язма һәм музыкаль мирас үзәге тарафыннан беренче тапкыр агымдагы елның февралендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән иде. (https://tatar-inform.tatar/news/science/21-02-2020/iyali-iske-tatar-grafikasyn-latinitsaga-k-cher- programmasyn-t-k-dim-itte-5724192 ).
Язма һәм музыкаль мирас үзәге сайты материаллары буенча

Возврат к списку