Лекции

Лекции 09.06.2020
    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәрен дә чакырып, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы оештыручылар һәм режиссерлар өчен татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга багышланган онлайн-курслар башлап җибәрде. Чараның программасында лекцияләр, фикер уртаклашулар да каралган.
    Лекциядә тыңлаучылар буларак, Россиянең һәм дөньяның төрле төбәкләреннән Интернет челтәре аша 500дән артык кеше катнаша. Алар арасында Австралия, Бельгия, Италия, Канада, Латвия, Литва, Финляндия, Чехия, Үзбәкстан, Төркия һ.б. илләрдән вәкилләр бар. Бу кызыксыну очраклы түгел: мәдәни мирас шедевры буларак, ЮНЕСКО яклавындагы бу бәйрәм чын-чынлап милли бердәмлек һәм дуслыкның бер символы булып тора.
    Беренче лекцияне фәннәр докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәрит Яхин сөйләде. Сәгатьтән артык дәвам иткән чыгышында ул Сабантуй бәйрәменең иҗтимагый-сәяси, тарихи-мәдәни, дини якларына ачыклык кертте, мәсьәләләрне тарихи-фәнни нигездә ачыклады, ахырда сорауларга җавап бирде, күтәрелгән мәсьәләләргә бәйле фикер алышуда катнашты.
    Онлайн-курслар 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Алга таба башка галимнәр тарафыннан әзерләнгән тагын 10 лекция булыр дип көтелә.

Возврат к списку